Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 6
I
Ишетелә Тукай ютәле
Оглавление«Эчем, тышым… злоба белән тулды. Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланды…»
Г. Тукайның С. Рәмиевкә язган хатыннан
1911, 4 март. Казан
Тотса мәскәүләр якаң…
Г. Тукай
Күпме сулар акты, җилләр исте
Син киткәннән бирле җиһанда.
Нинди генә шомлы гарасатлар
Кагылмады килеп бу җанга?!
Син киткәннән бирле, бу татарым
Ничә тапкыр йоклап уянды.
Офыгында сихри мираж күреп,
Бер сабыйдай шашып куанды.
Һәм… офыклар «көлеп» чигенгәндә,
«Тотам!» диеп, күпме абынды.
Якты хыялларын иңнәренә
Иске чикмән итеп ябынды.
Күкләрендә Ае сүнеп, халкым
Кереп барган чакта шом-төнгә,
Кар өстеннән яланаяк килеш
Йөгермәде чыгып беркем дә.
Йөгермәде… Тук елмаеп, бар да
Үз юрганын тартты үзенә.
Аларга ни? Тукай түгел, хәтта
Ак төшсә дә дөнья күзенә.
Ә син булсаң, йөгерәчәк идең,
Эчкә йотып рәнҗү, үпкәңне.
Күкрәк читлегеңә кыса-кыса,
Серәгәгә1 калган үпкәңне.
Үрел дә бер гасыр аръягыннан,
Күзәт әле безнең хәятны.
Аңлый алсаң, бары син аңларсың
Күтәрәмгә калган халәтне.
…Гасыр буе әнә Кисекбаштай
Тәгәри дә татар, тәгәри.
Яши шулай… Кылган гамәлләре
Бары хәлдән килгән кадәри.
Ишетәсеңме, тагын оран сала,
Нишләтәләр Туган телеңне?!
Газиз телең Рәсәй түмәрендә
Телем-телем күпме теленде?!
(Өмет өзеп, гүя ятагында
Көтеп ята кара үлемне.)
Татарыма ясин чыкмакчылар,
Газиз сөттән – телдән аерып.
Бу мәскәүләр якадан гынамы,
Бугазлардан алды каерып.
Әнә тагын шомлы җилләр исә,
Еллар түгел, бәгырь үтәли.
Сискәндереп уята күк безне,
Уята күк Тукай ютәле.
1
Серәгә (диал.) – ятьмә.