Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 16

I
Җәйнең соңгы җыры

Оглавление

Инде… үтте! Ерак офык аръягында

Җанкаемның яшел кошы –

     оча гына.

Мин үлмимен, юк, үлмимен –

     китәм бары

Дөрләп янган чуар төсләр кочагына.


Мин үлмимен, юк, үлмимен –

     күчәм бары

Лепердәшкән яфракларның моң-җырына.

Иярәмен җан җылымны саклап барган

Ап-ак сагыш – киек казлар чылбырына.


Ки-тә-мен бит! Томан булып ята тыным. –

Үтте инде – уңды төсем, тынды көем.

Инде нишлим? Узган гомер сәхнәсендә

Салкын көзнең шәрә җиле булып биим.


Биим шашып! Изүләрем ачып-ачып!

Сызланса да утлы тәлгәш булып ярам. –

Күрегез, күр! (Яңгыр түгел.) Соңгы тамчы

Күз яшедәй тәгәрәпләр төшеп барам…


Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх