Читать книгу Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса - Рәмис Аймәт - Страница 20

I
Себер юлы

Оглавление

Балтач районы Карадуган авылындагы «Себер юлы тарихы» музеена2

Себер юлы…

Мин бер юлчы бүген,

Олавыңа алчы, әй, ямщик.

Бу болытлар ник куера тагын,

Ник куера тагын җанда шик?!


Юлга чыктым. Юк тынгылык җанда:

Уйландыра… билгесез үткән.

Юлларымның башы гына әле,

Уем инде күпме юл үткән?!


Сискәндереп исә Себер җиле,

Бар да истә, бар да шул – тере, –

Еллар узган саен яшәрә күк

Каеннарның яшел хәтере.


Ниләр язылгандыр, каеннарның

Моң-тузлары нинди сер саклый?

Далалары буйлап хәтеремнең

Кыңгыраулы атлар юртаклый.


Атлар килә, атлар! Юл бирегез –

Нинди хәбәр? Каян? Кем тагы?..

Әллә бәен өзеп ычкынганмы

Ишморатның3 акбүз юртагы?..


Кабатлана тарих! Минме соң ул

«Ак кавем»нең «кара туган»ы?

Юл буенда һаман көтәме әллә

Язмышларның кара таганы?!


Музейларның түрләреннән атлыйм.

Тарихымның кайда соң чыны?

Сискәндерә (кыңгыраулар түгел),

Сискәндерә шомлы богау чыңы…


2

Себер юлын төзегәндә, юл буена халыктан каеннар утырттырганнар. Ул каенлыкны кешеләргә бүлеп биреп, тәрбияләп үстерттергәннәр. Бик сирәк кенә калсалар да карт каеннар бүген дә исән әле.

3

Балтач районыннан чыккан күренекле бай, беренче гильдия купецы Габдрахман Ишморатовның да сәүдәсе Себер юлы белән бәйләнгән. Үрнәк авылында аның ат заводы булган. 1913 елда Романовлар нәселе патшалык итүенең 300 еллыгын билгеләп үтү тантанасына Ишморатов та чакырылган. Ул Николай II гә үзенең чабыш атын бүләк итә. Патша, бу бүләктән бик канәгать булып, аңардан «Нинди үтенечең бар?» дип сорый. Бай үзенең атларына кыңгырау тагарга рөхсәт бирүен үтенә. Патша ризалаша. Моңа кадәр фәкать почта атларына гына кыңгырау тагарга рөхсәт ителгән, чөнки кыңгыраулы атка бөтен кеше дә юл бирергә тиеш булган.

Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Подняться наверх