Читать книгу Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь - Зөлфәт - Страница 24
I Сөйләшик, дисең…
ОглавлениеИлдәшем минем, сөйләшик, дисең
Илдә гарасат уйнаган чакта...
Нинди көннәр бит кайтмаска китә!
Нинди төннәр бит китмәскә кайта!
Килгән бу төннәр китәр, дисеңме,
Көн кайтыр көннәр җитәр, дисеңме?
Үлмәс-терелмәс ил җәйрәп ята –
Калка да бата, бата да калка...
Ни дип сөйләшик, илдәш, бу хакта?!