Читать книгу Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь - Зөлфәт - Страница 28
I Ат тугарасы болын
ОглавлениеБулган, бар һәм булачак гел
Мәңгедәй бөек илләр...
Аларның баш очында да
Соңгы каен җилфердәр!
Үз иленең ни кылганын
Аңлый, күрә бу бәндә –
Кыямәтсез булмый хәтта
Дөнья яулаган ил дә!
Гомер арбасына артык
Төялмәсен, тулмасын,
Миннән кала дип үксерлек,
Кычкырырлык булмасын.
Әйтим тугаргач атымны,
Йөгән калгач кулымда:
– Килеп җиттем... Ат тугардым
Иң-иң соңгы болында...
Мәгърур илләр! Сезнең атлар
Күп илләрне таптады...
Тугарасы көннәр килә
Ил таптаган атларны!