Читать книгу Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь - Зөлфәт - Страница 30
I Шулай икән…
ОглавлениеУзмас дип йөрмә гомерне...
Җил сыман уза икән!
Әнә бит –
Хәтта йолдызлар
Картая, туза икән...
Куәт бир
Саф мәхәббәтне
Ашкынып көткәннәргә –
Җилләр гел уңай булсыннар
Юл дәвам иткәннәргә!
Юкса бит
Якты йолдыз да
Сүрелә, туза икән...
Сөеп яшәгән гомерләр
Нишләп тиз уза икән?
...Әллә ни булмас...
Китәрмен
Галәмгә ялгыз гына,
Суыныр, сүнер, югалыр
Ялгыз бер йолдыз гына...