Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Акмулла - Страница 13
III
ОглавлениеХаким берлән галимдән күп сорау бар…
* * *
Ни файда аһ органдай үлгәндән соң?..
* * *
Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен!..
«Хат йибәрдек…»
Хат йибәрдек Ырынбург каласындан,
Каласында голямалар[613] арасындан,
Хөрмәтле әткәемә йөз-мең сәлам
Күпле сынык ак1+ шоңкар баласындан.
Хөрмәтле әткәемә – сезгә сәлам,
Сезләргә бәгъдәссәлам[614] ошбу кәлям[615]:
Берничә күңле сынык госса[616] язды,
Зарланып, бер мосафир мелла балаң.
613
Голяма – галимнәр.
614
Бәгъдәссәлам – сәламнән соң.
615
Кәлям – сүз.
616
Госса – кайгы, хәсрәт.