Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Акмулла - Страница 7

II
«Һәр заман сүз башланыр бисмилладан…»

Оглавление

Һәр заман сүз башланыр бисмилладан,

Һәр вакыт эш башланыр бисмилладан;

Яхшылар бисмилласыз эш кылмаган,

Эш тәмам бисмилласыз һич улмаган1+.

Кандай тел әйтеп бетәр хакъ сәнасен[326],

Бәндәнең хәлас кылсын мөбтәлясен[327];

Мескенләргә мөнәҗәт, дога кирәк,

Зарланып телдән салмай раббанасен[328].

Мөхәммәд2+ әрүахыңа[329] сәлам, салат[330], —

Өммәткә гасый булган һомай канат[331];

Калдырган аять, хәдис3+ – дин чирагы[332],

Сүзенә җаным фида йөз-мең кабат.


* * *

Бәгъдәссәлам мин мосафир Акмулладан4+,

Тугъры әйтеп, халыкга җазган5+ хак мулладан,

Сахрауи эчләренә[333] бездән сәлам,

Дошманның җаласынан пакь мулладан.

Бәгъдәссәлам[334] фәкыйрь хәлем сорасаңыз,

Хат менән белдерәен каласаңыз[335],

Аһ орып, аш эчбәй[336], кан йотамыз,

Үлгәнгә, үлмәсәк тә, җанасамыз[337].

Язайын[338] сезгә гыйбрәт – карасаңыз,

Җайылган тәмам йортка тамашамыз.

Симезләр җабыгады нәзар итбәй[339], —

Бол[340] җирдә биекләрдән аласамыз[341] 6+.

Саргаеп, төн ойкламай[342] 7+ таңасамыз[343],

Гакылдан госса[344] мәнән адасамыз[345];

Ау корып чебен тоткан үрмәкүчдәй,

Кандала, бөргә[346] менән таласамыз.

Мәкяным[347] минем яткан – аты зиндан,

Һәртөрле адәми бар җәфа кылган;

Эчендә төрле гыйбрәт – хисабы юк,

Сәргыя[348] ничә төрле – бар җыелган.

Тимермин[349] кадакланган тирәзәсе,

Кара тас[350] кабатланган кирәгәсе[351];

Урысның тулып ятыр кенәгәсе, —

Ходадан дошманыңны теләмәче!..8+

Килмәйде күңел җитәр күңел сорай[352],

Мылтыкды[353] салдат җөрер урай-урай;

Ходаем кылган эшкә чара бармы? —

Җатырмыз, бичаралар, җылай-җылай.

Тоткындың, сорасаңыз, җайы сулай,

Адәмде усындайда адәм сынай[354];

Күрәмез тирәзәдән мирзаларды[355],

Үтәде касымыздан сабай-сабай[356].

Кей адәм[357] ун җыл җатыр, озап калган[358],

Эшләре Питербурга озап калган,

Һиммәтле[359] кандай ирләр заигъ булып[360],

Аякы кесән[361] менән тозакланган.

Саргайтды ак йөземне кара тас өй,

Ат менән ни күрмәйде адәм басы?

Каңгырды басым9+ минем тауыс[362] менән —

Яхшының ямандай юк аермасы!

Адәмдең караңгы өйдә кайгырмасы

Аурады җата-җата кабыргасы;

Эчендә нахак да бар, хаклы да10+ бар,

Җатады җилкәләрен касый-касый[363].

Катыксыз кара күҗә[364] – эчкән асы[365],

Эчкәндә тамчылайды күзнең ясы[366];

Борадәр, эчбәймен дип булма гасый[367],

Дөньяның вафасы юк, атаң басы!11+

Миндагы[368] моны теләп алганым юк,

Казакъка зурлап кияү булганым юк12+.

Ходаның кылганына чара бармы? —

Йөрәгем җанады утдай, дәрманым юк.

Бездагы бер шаһбаздның[369] баласы идек,

Хәлфәнең дин өйрәткән тазасы идек;

Гыйлемлек мәйданына катар килгән[370], —

Дүртенче-бишенчегә талас идек[371].

Киң япан тар булады – каза килсә,

Җук гайеб бар булады – җәза килсә;

Кадере амандыкдың аман чакда[372],

Басыңнан[373] гакыл китәр – бәла килсә.

Бәлане күреп калган асыл затлар,

Казадан тар-мар булган алтын такълар[374].

Дошмандың бәла аударган кайгысымин[375]

Кителгән булат кылыч, мәрвәрд[376] саплар,

Һәркемгә бер сәбәбдин афәт булган,

Яхшыга булсадагы – нахак бултан;

Карыскан[377] бер солтанга каршы килеп,

Хибестә[378] Имам Әгъзам вафат булган13+.

Әсәре асыл сүзнең балдай татыр[379],

Бол җирдә күңел куркак – телем батыр;

Ак җаны нахак көйгән бичараңыз

Акырын кыйсса кылып[380] сулкылдатыр.

Бәндәне ризык дигән кыймылдатыр,

Сачелгән ризкы булса, җөреп татыр;

Һәр бәндә күрәсене күрмәй калмас —

Кирәк солтан булсын, кирәк – император!

Таусылды кайгы менән гакыл, хатер[381],

Эчемдә кайгы-хәсрәт тулып җатыр;

Сөйтеп[382] җатып, Акмулла14+ бичараңыз

Тирәндәй әйләндереп сүз кузгатыр.

Бер каза күрмәенчә адәм тасыр[383],

Бәндәнең каза дигән күңлен басыр;

Җимәйтен[384] баурсакды Акмулла идем,

Чәйнәймен кара нанды кашыр-кашыр[385].

Салдатлар кич булганда куйдай камай,

Җабады малдай кылып, санай-санай;

Үләрем исемдә иде, бол истә юк,

Каза җитсә, бирәде икән җәббар Ходай[386].

Саргайдым тирәзәдән карай-карай,

Зарыгып чыдамайды, тәтте җанай[387].

Исәнгилде, Батучка15+ остаз булып,

Акмулла хурлык күрде талай-талай[388].

Җабыкдым кайгы менән уйлай-уйлай,

Бол җирдә һич берәүгә сүзем сыймай.

Казага гариб бәндә[389] чыдайды икән, —

Залимләр Акмулланың җанын кыйнай.

Ачы икән мәзлүм булып калган көнай.

Коръәндә залимлекдән тыйган Ходай;

Кылганы Исәнгилде искә төшсә,

Җылаймын ике күздән җасым тыймай[390].

Күп иде мине дошман табалаган,

Чыгарган төрле үсәк[391], җала җаман;

«Җук, дигән, хакка зәуаль» бер мәкаль бар,

Хакъ әсәде – бер Ходаем аралаган[392].

Мәгънәләп инде әйтәем, кара маган[393]!

Лаикъсыз яхшы сүзгә карамаган,

Язылды кайгы менән, гайб итмәңез, —

Каскырлар[394] йөрәгемдә җаралаган.

Күтәрмәйсез туры айтканды[395], надан адәм,

Борынгы рәсем[396] калган заманадан:

Дошманга пәйгамбәр дә ярамаган,

Сары май эт карнына онамаган[397]!

Һауалы – бу заманда караламан[398],

Арасын кара чикмән16+ аралаган;

Тередә күнбәйде икән[399] кара надан,

Заң[400] куып, шәригатькә карамаган;

Кылганы бер Ходайга ярамаган,

Пәйгамбәр сөйләгәнен каламаган[401],

Йорт бозган үсәкчеләр ярамаган,

Җылкыны кырчаңгыдай алалаган[402] 17+;

Адәмдә үсәк менән җала җаман,

Чебендә – чага торган ара[403] җаман;

Сөйләсә, сөйләй бирсен кара таган,

Кусылмас ак маралга[404] кара кабан;

Карамас гыйлем кадрен кара надан,

Кара эт тә пәйгамбәргә абалаган[405],

Этләрдән дә эт калган юк таламаган,

Итемнән дә ит калган юк канамаган;

Җау кайтып, бас ачылыр дулыгудан[406],

Шаһбаздай күзен ачкан тумагадан[407];

Тоткын кып[408] җәүһәремде алалмаган,

Ул җәүһәр бер Аллаһе Тәгаләдән;

Яхшыны күрә алмайды надан адәм,

Рәсем буп[409] калган борын заманадан, —

Һәр Мусага бер фиргавен дигәндәен18+,

Калыпдыр бойрык булып голямадан[410].

Динкарендәш, барчаңызга күп-күп сәлам,

Сезләргә бәгъдәссәлам гыйбрәт-кәлям[411].

Һәртөрле мәгънә менән кыйсса яздым,

Җөзәдай[412] һөнәрле адәм үргә таман[413]!

Хур булдым хата төсеп козгындарга,

Яранлар илтифат ит безем зарга;

Арыкды аса баскан аргымакыйм[414],

Тоектан туктап калдым кисә җарга[415].

Мондай эш кылганы җук, күргәне җук

Казагы Кече җөздең, Ырымбурдың19+.

Атлас тун базарында кымбат[416] үтәр,

Сом[417] илдең базарында сәүдә бикяр[418];

«Зәр кадрен зәргәр белер» дигән сүз бар,

Гәүһәрде эт муйнына таксаң, китәр.

……………………………………………….20+

Сауыскан[419] хаким булып тутый булмас,

Җук илдең бузбаласы коты[420] булмас[421];

Бозауы үлгән сыердың сөте булмас,

Җолдызы саратандың[422] кауес[423] булмас;

Җамандың кәсафәте[424] алыс булмас,

Ала куңыз[425] тиресе игә күнбәс[426],

Җүкәне майлау менән кайыс[427] булмас;

Яхшының сәүдәсендә сагыш булмас,

Сәүдәсендә җамандың табыс[428] булмас.

Сыерга келәм җабу җарасбайды[429],

Чагала[430] буяу менән тавис булмас,

Күк тимер кайрау менән алмас булмас,

Күк исәк кордас булып, мондас булмас[431],

«Җаман дуст – кара җылан!» дигән мәсә

Җар булып, юха җылан җулдас булмас!

Җаманды күп үстерсәң – өмид кисәр,

Хызырдың21+ кадрен белмәс тинтәк, исәр;

Залимдек зольме күп, күп симертсәнез,

Табактан эттең башы чурчып төсәр[432];

Җаманды түрә кылсаң – йортың бозар,

Гакылсызны үстерсәң – ботын сузар!

Түрә димә, кара димә[433] – фиглен кара —

Кей җаман аргымакдан мәстәк[434] узар.

Адәме бол замандың хәрам тамак,

Күңле кара, аузы ала, ирне җалак[435],

Дин җулына чамҗул атдай чигнәд иде,

Дау дисә, җауыр атын китәр сабап[436].

Калмады йорт эчендә оят, әдәб…

…………………………………………………

………………………………………………..22+

Ходага унчә[437] кылмайды коллык, тагать[438].

Зар кылып, мин җатырмын жаббар хакъкаай[439],

Җабыгып, сөяк калган аргымакдай;

Залимләр кадер белмәс һәлак итде,

Көн нурын күрә алмаган ярканатдай.

Кылдылар онытбасдай җаман бер эс[440],

Эстәре дингә зыян, заңга дөрест[441];

Саклансын данешмәнд[442] ир җаман дустдан,

Надан дуст – бер айлык дуст, төбе – дошман.

Җофардың почык кесе[443] исен сизмәс,

Гөл исен кайдан тойсын томсыгы очкан[444]!

Күп җатып тар җирләрдә саргайды бит,

Бол җирдә җандай җакын булады чит,

Сом илдең базарында дөкян корып[445],

Җәүһәрем бәһасез буп[446] хур булды тик.

Җамандың, борадәрем, сыртынан[447] кит,

Әүлия булсаңдагы, куймайды эт:

«Эт өрде пәйгамбәргә» дигән сүз бар, —

Эт атым югалмасын дип айта дип.

Борадәр, бу сүземде күрмәңез җик[448],

Минем җук яхшыңызга эчемдә кик[449];

Җаманды дошман күрмәк – дин сөннәте23+»,

Бәгъзесенең иманындан кыламын шик.

Пәйгамбәр хәдисеннән риваять бар:

«Үсәкче[450] – җәһәннәмнең канчыгы[451]», – дип.

Дуст имәс – дустны сыртан җамандаса,

Кесе имәс[452] – бер хатаны җабалмаса;

Бәндәне сыртдан адәм ни димәйде,

Инсаф итеп, бер Ходайдан оялмаса.

Мактамас адәмде адәм – күралмаса,

Аксак эт җатып өрер – җөралмаса;

Агъзына тупрак тулып, сунда туктар —

Газраил эшен килеп тәмамдаса.

Нәгылып[453] җаның чыдар, борадәрем,

Ак сөтең бер эт килеп хәрамдаса?

Аһ ормас ир, җөрәген саралмаса[454],

Кайгысы кайгы өстенә җамалмаса;

Барынан усы[455] хурлык җаман икән,

Хәстәдән күңел хушлык сөралмаса, —

Тилмергән бу вакытда тоткын идек,

Күреп китеп җөрсәңдәрче амандаса![456]

Кайгылы бәндәсенә Ходай җакын,

Җылатыр бәндәсенең асыл затын,

Һәркемне артык сөйсә – артык кыйнар,

Дустының, иштәен дип, мөнәҗәтен.

Әбүҗәһел24+ Мөхәммәдкә инанмаган,

Иманга өндәсә дә телалмаган;

Өч йөз алтмыш могҗизасын сихер диеп,

Җарылган аймин кәнде[457] күралмаган.

Айтайын кыска сүздең мин тулгауын,

Дошмандың үсәгенә җукдыр дауым,

Без түгел, пәйгамбәргә үсәк булган, —

Булыр, дип, һәр Мусага бер Фиргавен25+.

Тоткын буп[458] газиз Йосыф26+ канча[459] җатды,

Чыгарып агалары кол дип сатды;

Мөндан соң Зөләйханең җаласымин[460]

Зинданда унике жыл җәфа тартды.

Нәгылды[461] Исраилнең27+ даналары[462],

Үзләре – җакын нәби[463] балалары,

Орлыкчы, үтерекче, үсәкче дип[464],

Йосыфды кандай[465] кылды агалары?!

Асылды сүккән менән аты китбәс,

Күңелдән җаман сүздең даты[466] 28+ китбәс;

Нәҗескә саф алтынды буяу менән

Нәҗес китәр алтындың заты китбәс!

Кыйсык ук аткан менән туры китбәс,

Күңелдән җаман сүздең куры[467] китбәс,

Котырган эт һава карап әргән менән

Асманда[468] торган айның нуры китбәс!29+

Күп сәлам барча сахра, динкарендәш,

Күңлеңез гарибләргә киң карендәш,

Адәмдең үсәк сүзе бары бикяр[469], —

Җазылган ләүхелмәхфуз[470] үзгәрелмәс.

Языптыр мосаннифлар[471] һәр китабка,

Фискъ сүз[472] алынмас дип илтифатка;

Кабрендә Имам Әгъзам30+ эт булды дип,

Канчамы үсәк булды асыл затка!

Бәлане күреп калган пәйгамбәрләр,

Җәфаны тарта килде чын гәүһәрләр,

Булды дип нәгып[473] тоткын уйламаңыз —

Файда җук артык сүздән, борадәрләр!

Аргамакка кимчелек җук кесән[474] менән,

Наданлар мондай сүзгә төсенбәгән;

Мөслим[475] 31+ дип үсәкчене әйталмаймын,

Без түгел, пәйгамбәр дә эсинбәгән[476].

Яхшы сүз тыңдамакка хуб мөбарәк,

Яхшыга Хода – мәдәд[477], гакыл – сәбәб;

Бу сүзем үләң[478] имәс – бер нәсыйхәт,

Җазганы булмаганы фарсы, гарәб32+.


326

Хакъ сәнасе – Ходайны мактау сүзләре.

327

Кешенең бәхетсезлеккә дучар ителгәнен азат кылсын.

328

Раббана – Аллабыз.

329

Әрүах – рухлар (биредә: ата-бабалар рухы).

330

Салат – намаз, дога.

331

Гөнаһлы өммәткә бәхет китерә торган кош канаты.

332

Чираг – шәм.

333

Сахрауи эчләренә – сахра (халыклары) арасына.

334

Бәгъдәссәлам – сәламнән соң, сәлам белән бергә.

335

Каласаңыз – теләсәгез (калау – теләү).

336

Аш эчбәй – ашамыйча.

337

Җанасу – янәшә булу, тиң килү.

338

Язайын – языйм.

339

Нәзар итбәй – нәзар итмичә (карамыйча).

340

Бол – бу.

341

Аласа – тәбәнәк.

342

Ойкламай – йокламый.

343

Таңасу – таңга чыгу, таңны каршылау.

344

Госса – кайгы, борчу.

345

Адасу – адашу.

346

Бөргә – борча.

347

Мәкян – урын, торган җир.

348

Сәргыя – җинаятьче, хаин, сатлык.

349

Тимермин – тимер белән.

350

Тас – таш.

351

Кирәгә – тирмә өйнең стена каркасы.

352

Күңеле якын кеше хәл сорап килми.

353

Мылтыкды – мылтыклы.

354

Тоткынның, сорасагыз, җае шулай,

Адәмне шушындыйда (шундый хәлдә) адәм сыный.

355

Мирзаларды – мирзаларны.

356

Үтәләр яныбыздан (атларын) чыбыркылый-чыбыркылый.

357

Кей адәм – кайбер адәм.

358

Озап калган – озатылган, җибәрелгән.

359

Һиммәтле – олы җанлы.

360

Заигъ булу – әрәм булу.

361

Кесән – кешән, богау.

362

Тауыс – тавыш (гауга).

363

Касый-касый – кашый-кашый.

364

Кара күҗә – итсез шулпа ашы.

365

Ас – аш.

366

Күзнең ясы – күзнең яше.

367

Булма гасый – гөнаһлы булма.

368

Миндагы – миндәген (мин үзем дә).

369

Шаһбаз – лачын, шоңкарларның затлысы.

370

Катар килү – янәшә, бергә килү.

371

Талас идек – талаша, ярыша идек.

372

Иминлекнең кадере имин чакта.

373

Басыңнан – башыңнан.

374

Алтын такълар – алтын тәхетләр.

375

Бәла япкан дошманның кайгысы белән.

376

Мәрвәрд (мәрварид) – энҗе.

377

Карыскан – карышкан.

378

Хибес – төрмә, зиндан.

379

Балдай татыр – балдай татлыдыр.

380

Кыйсса кылу – хикәя итү.

381

Кайгы белән акыл, хәтер бетте.

382

Сөйтеп – шулай итеп.

383

Адәм тасыр – адәм ташыр (узыныр).

384

Җимәйтен – ашамый торган.

385

Кара ипине кытыр-кытыр чәйнимен.

386

Каза җитсә, бирә икән кодрәтле Ходай.

387

Тәтте җанай – «и татлы җан» мәгънәсендә.

388

Талай – шактый, бик күп.

389

Гариб бәндә – ил-йортыннан аерылган бәндә.

390

Җасым тыймай – яшемне тыялмыйча.

391

Үсәк – гайбәт.

392

«Дөреслекнең ахыры юк» дигән мәкаль бар,

Дөреслек арысланы – Ходаем аралаган.

393

Маган – миңа.

394

Каскырлар – бүреләр.

395

Айтканды – әйткәнне.

396

Рәсем – гадәт, йола.

397

Онамау – килешмәү.

398

Караламан – гади кешеләр.

399

Күнбәйде икән – күмми икән.

400

Заң – закон (дөньяви, политик закон).

401

Каламаган – кабул итмәгән.

402

Алалау – аралап сайлап алу.

403

Ара – шөпшә.

404

Ак марал – затлы марал.

405

Абалау – һаулап, чәбәләп өрү.

406

Дулыгу – дулыга, борынгы сугышчыларның баш киеме.

407

Тумага – ау кошларының башына кидерелә торган бүрек

(күзне каплап торыр өчен).

408

Тоткын кып – тоткын кылып.

409

Рәсем буп (булып) – гадәт, йола булып.

410

Голяма – укымышлылар, галимнәр.

411

Кәлям – сүз.

412

Җөзәдай – йөзә лә соң.

413

Таман – таба, табан.

414

Аргымакыйм (аргымакъ им) – аргамак идем.

415

Арыкны аркылы атлаган аргамак идем,

Терәлеп туктап калдым текә ярга.

416

Кымбат – кыйммәт, кыйбат.

417

Сом – шом, шомлы.

418

Бикяр – бушлай, мәгънәсез.

419

Сауыскан – саескан.

420

Коты – котлысы.

421

Рәтсез илнең яшь егете аның котлысы булмас.

422

Саратан – зодиак тамгасы буенча июнь ае.

423

Кауес – зодиак буенча 9 нчы ай (ноябрьгә туры килә).

424

Кәсафәт – бәла, зыян.

425

Куңыз – коңгыз.

426

Игә күнбәс – иләүгә күнмәс.

427

Кайыс – каеш.

428

Табыс – табыш.

429

Җарасбайды – ярашмый(дыр).

430

Чагала – акчарлак.

431

Соры ишәк кордаш булса да, моңдаш булмас.

432

Чурчып төсү – ыргынып, сикереп төшү.

433

Кара димә – кара (халык) димә.

434

Мәстәк – буй-сыны кечкенә ат (бәләкәй ат).

435

Җалак (ирен) – ярылып, телгәләнеп, кибершеп беткән ирен.

436

Дин юлына чыгымчы аттай чигенүчән иде,

Дау өчен дисә, аркасы җәрәхәтле атын да каулап китәр.

437

Унчә – ул кадәре.

438

Тагать – буйсынучанлык.

439

Мин ятам зар кылып бөек Тәңремә.

440

Эс – эш.

441

Заңга дөрест – законга туры килә торган.

442

Данешмәнд – белемле, укымышлы.

443

Почык кесе – борыны җимерек кеше.

444

Томсыгы очкан – томшыгы (борыны) юкка чыккан.

445

Шом илнең базарында кибет ачып.

446

Бәһасез буп – бәһасез булып.

447

Сыртынан – читеннән, арт ягыннан.

448

Күрмәңез җик – ят итеп күрмәгез.

449

Кик – үч, кинә.

450

Үсәкче – гайбәтче, яла ягучы.

451

Канчык – әнчек эт.

452

Кесе имәс – кеше түгел.

453

Нәгылып (нә кылып) – ничек итеп.

454

Саралмаса – сары (хәсрәт) алмаса.

455

Усы – шушы.

456

Килгәләп, хәл белешеп йөрсәгезче.

457

Аймин кәнде (ай менән көнде) – ай белән кояшны.

458

Тоткын буп – тоткын булып.

459

Канча – күпме.

460

Җаласымин (җаласы менән) – яласы белән.

461

Нәгылды – ни кылды, нишләде.

462

Даналары – белдеклеләре.

463

Нәби – пәйгамбәр.

464

Карак, ялганчы, яла ягучы дип.

465

Кандай – ничек, нинди.

466

Даты – кере, тутыгы.

467

Куры – калдыгы, дуены.

468

Асман – күк.

469

Бикяр – бушка, юкка.

470

Ләүхелмәхфуз – язмыш тактасы, тәкъдир язмасы.

471

Мосанниф – иҗат иясе, китап язучы.

472

Фискъ сүз – бозык сүз, начар сүз.

473

Нәгып – ни кылып, нишләп.

474

Кесән – кешән, богау.

475

Мөслим – мөселман, ислам динендәге кеше.

476

Эсинбәгән (синбәгән) – ышанмаган.

477

Мәдәд – ярдәм.

478

Үләң – җыр, шигырь.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх