Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Акмулла - Страница 4
I
Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе
ОглавлениеКазанда бер фазыйль[9] чыкды алмас булып,
Хасидләре[10] күбәйде гам-хас булып[11],
Мәгани җәваһирен[12] кулга элгән,
Хәкаикъ[13] диңгезендә гаувас[14] булып,
Мәйданда ул чыкарды артык гайрәт,
Мизмарда сабикълардан чыкды гъәсрәт[15];
Хәмде лиллаһ, бу диярда[16] бездән чыкды
Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт!
Караңгыда фанусны[17] кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Янбугыссәлямәтдән[18] юллар ачып,
Әнһарелхәкаикъны[19] агызган ул.
Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле[20] йөрәк биргән;
Мөһәндисләр[21] сизмәгән йирдән казып,
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.
Болагы[22] – саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чүлләгәнләр[23] куангандай;
Дөррәсендән[24] канча бала сөткә туеп,
Башкалар була калды су алгандай.
Тәхкыйкләрен[25] күргән адәм куангандай,
Голямага[26] сәрдар булып ту[27] алгандай;
Мөбариз мәйданына бу чыккан соң[28],
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңлаусыз һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау кеше имәс[29] чобалгандай.
Палуанлардан[30] йыгълып бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!
Мөселманга каршуга лаикъ имәс,
Инсафлы урыс күрсә инангандай,
Ул бер фазыйль галляма[31] – узган тапдан[32],
Хаззы[33] бар дәрәҗәи иҗтиһаддан;
Әгъдасенә[34] җан аямай каршы торып,
Аның өчен мөҗаһидмез[35] алгы сафдан.
Дәкаикътә[36] мөшкил чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул,
Мисленә әһле гасыр гъәдил тапмай[37],
Йөрәген мөганиднең[38] яндырган ул.
Һәр йирдә сәнәд[39] илә сүзе баһир[40],
Халенә къале[41] шаһид көндәй заһир[42];
Бу заманда туган юк аңа нәзыйр[43]
Мәгърифәтерриҗальдә[44] мондай маһир.
Үтә алмайлар эзендән басып аның,
Китә алмайлар юлындан ашып аның;
Хакъ нурын сүндерә алмай мөганидләр,
Күрә алмайлар галәмгә фашын аның[45]!
Аһ, дәрига[46]! Баралмадым кашына аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;
Һәр тарафка сөйүледдәкаикъдан[47]
Агызган йиме гыйрфан[48] ташып аның.
* * *
Мин үзем бер дәрдемәнд[49] диванәмен,
Кайда бер тәхкыйк күрсәм, куанамын.
Бу затда гаҗәб тәхкыйк[50] күргәнән соң,
Биззарур[51] шул сәбәбдән хуб аламын.
Мин бер1+ арык бүредәй җилеп йөргән,
Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән;
Берәүе кулга төшсә, бере төшмәй,
Арык, аксак киз килсә[52], элеп йөргән.
Мәҗлесенә карай гына гаугамыз бар,
Кодыгына[53] карай гына каугамыз[54] бар,
Эрбет менән Мәкәрҗәгә2+ чама кайда —
Базарына карай гына сәүдәмез бар.
Бәхтемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артык юк, эшем такыр.
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым[55] бар3+,
Аның һәм бәгъзе йире какыр-макыр.
Ул заман китаб кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер шәрик[56] калын китаб остап торса[57],
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе алаңдай.
Үгәй ана кулында йәтим калдым,
Андан да бик эрәтем китеп калдым.
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал[58],
Кайда мелла[59] бар дисә, йитеп бардым.
Фәкыйрьлекдән артык фән күрә алмадык,
Шәһәр чыгып, алыс юлга йөрә алмадык;
Мәргәннәрне танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәбдән сабыр кылып тора алмадык.
Аз гына дәресем бар кыш вакытда,
Китаб карау – гадәтемез буш вакытда;
Бездән дә фәйзъ бабы[60] бикләнгән юк —
Аңлаймыз кәеф килгән хуш вакытда.
* * *
Уйламаңыз «Җарудә»не4+ күргән юк дип,
Әгәр күрсә, гыйбарәтен белгән юк дип.
Кадәри халь[61] садак тарткан[62] егетләр бар, —
Уйламаңыз дөньяда мәргән җук дип5+.
Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәһем[63],
Аңа булса мөкарин туры фәһем[64],
Гатасына манигъ юк[65], – беләсезме?
Къәдде гыйлем көлле аннас мәшрәбеһем,
Тәгаррызга минем нә микъдарым бар?[66]
Үземнең ноксаныма[67] икърарым бар;
Без – кырмыска, сез Сөләйман6+ булганда да,
«Фә-әйнә тәзһәбунә?» дән әхбарым бар![68]
Дамелла икәнеңез исемездә,
Фәкыйрьне дә алыңыз исеңезгә;
Акырын җәяүләтеп артка төштек,
Акмулланы фәлән-төгән дисәңез дә.
Ирнең хәле беленер ләфыз атса[69],
Кемнең хәле беленер мөбһәм ятса[70]?
Мәгърифәгә[71], сыйфатка ярап китә,
Некирә бер вәҗһедән тәхсыйс тапса[72].
Берәүгә морад булса хакъның яды[73],
Мәгърифәт микъдарында аңа бади[74].
Әлһади әсмасына мазһар булыр:
Истигъдад, кабилият, шарты гади[75].
Һәркемгә хазз бирелгән кыйсмәт берлән[76],
Ирләргә нисбәт бирмә хиссәт[77] берлән;
Тәхкыйрьгә[78] меллалыкның хаҗәте юк,
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!
Дәрдсезләрнең эше юк һиммәт берлән,
Һиммәтленең[79] кулы кыска кыйльләт[80] берлән;
Халыкның нәзарында[81] хур күренеп,
Гомре үтәр бичараның зилләт[82] берлән!
* * *
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анчә күз алартманыз хиддәт берлән;
Ниһайя булса мөкайяд йә мәъүл[83]:
Хәрәм-хәләл шәхсенә нисбәт берлән.
Һәр фәндә шигырь менән китаб тулы.
Карасак, ияләре кандай[84] олы!
Газалидәй7+ риҗальгә[85] кем туктамай,
Үзеңез дә беләсез, Алла колы!
Әһле дәрд шагыйрь булса, үзен – малик,
Булмаса, шигырь менән вирдән тарикъ[86]:
Мотлака мәнгы кылмак[87] уңай булмас,
Һәм йәнә, ләһү булса, ләм йөбарик[88].
Шагыйрьләрнең әксәре әһле салик[89],
Әйткәнләр ничә төрле көйгә салып,
Вәхшәтдә шигырь түгел – җыр җырлаган
Әзһәде сәхабәдән[90] Ибне Малик8+.
Шигырь дөрест – нәсихәтне хамил булса[91],
Иясе кадәри халь гамил булса[92];
Ишеткән адәмнәрне йылаткандай,
Вәгазь менән гыйбрәтне шамил булса[93].
Киткәнләр кандай ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык.
Гаҗаиб кыйммәт әсәр калдырганлар,
Хикмәтнең мәхзәнендән мисраг ачып[94].
Һәр җандар[95] сәйран кылыр сәбилендә[96],
Былбыллар җәүлан кылыр[97] сәрирендә[98],
Әсаҗигылькәләмне тәхмир кылды
Ходаем фөсәханең замирендә[99].
Кандай рижаль туган юк йир йөзендә —
Остазның нәтиҗәсе тәлмизендә[100].
Җариядән тәганни вакыйг булган[101]
Гаед көн рәсулулла дәһлизендә[102].
Мәкъсудны бу урында кылдык нәфад[103],
Иншалла, карышмас әһленнәкъкад[104],
Җарияне тәмкиндән заһир – дәлил,
Шаригънең сөкүтендән җәваз мөфад[105].
* * *
Бер китаб бар, иясе кайсыңыз ул?
Китабында исме юк, шәхсе мәҗһүл[106],
«Тәварихел-Болгар»9+ дип исем биргән,
Эчендә сәвабендан[107] хатасы мул.
«Назурә»гә10+ бер мөганид[108] батыр икән,
Тиз керсә ярар иде оҗмахка шул!
Үз тарафын күтәргән күккә чаклы,
Муллалары булган соң үзенә кол.
Борадәр[109], сезгә үтенәм сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани – ул Тимер казык!11+
Булмаса, кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!
Имгәнеп, коры, бикяр[110] азапланма,
Бакыр чыкмас урындан алтын казып!
Төлкедәй йөгрекмен дип ашсаңыз да,
Сыйракдан ала торган мин бер таз эт[111].
Бу сәбәбдин сезләргә сәлам язам,
Бу якка килеп ятыр сезнең азан;
Ир булган ирәнләрне хур тотмаңыз —
Гатасына[112] шарт имәс Кышкар12+, Казан.
Әдәбсезлек имәсме[113] бу кылганың:
Ишәккә тиңәрәсез ир толпарын!
Мөхакәмә кылмас дип уйладыңмы,
Сукыр дип белепмидең йортның барын?!
Сезләргә таң каламын уйлай-уйлай, —
Калайынча[114] сезнең як зиһен куймай?
Болытдай, көннең нурын пәрдәләгән
Сезләргә шул сәбәбдин күңел тулмай!
Хәленчә голямага мәдех[115] лаикъ,
Вәләкин һәр кош очып лачын булмай.
Мондан башка әйтер сүзем тулып ятыр,
Тәгъийнләп һәрбер сүзне әйтеп булмай.
Эшеңез мөзәйяндер вәһмеңездә,
Сүзеңез мөбәйяндер зәгъмеңездә[116],
Мең мулла рәдд кылсаңыз[117] – ни кайгы бар? —
Дустлар да бар кагарлык рәгъмеңезгә[118]!
Җик күргәч, бер яланы ябарсыз сез,
Кик кылгач[119], бер караны ягарсыз сез;
Арткы як ачылганның ачуындан,
Әлбәттә, бер яман ат тагарсыз сез.
«Бәркыльвәмиз[120]»13+ чигәңезгә чирткәндәй соң,
Чаяндай, чыдай алмай чагарсыз сез.
Ул фазыйль Газалидәй булсадагы,
Рәдденә тәһафөтләр14+ язарсыз сез[121].
Хәкаикыльголүмдән әгъраз кылып,
Киберсеп, ул ягына нәзарсыз сез[122].
Үзеңездән бер фазыйль була калса,
Иттифакы җәмилгә[123] – начарсыз сез;
Хәсәд бәгьзы гадаүәткә мөбдаэ булып[124],
«Фә-исляху!»[125] әмерендән качарсыз сез.
Арыслан берлә алышып арыклаган,
Хәсәд берлә саргайган аҗарсыз[126] сез.
Әлбәттә, инде мине сөймәссез сез,
Бер бичара хакъгүй[127] икән димәссез сез.
Карендәш, бер инсафка килсәңез ни? —
Фиргавеннең15+ варисы имәссез сез!
Борадәр, минлекне куй галялхосус[128],
Мин-минлек иясенә китерер носс[129],
Мәрҗанигә алышырга кем чыдасын? —
Куәсенә дәлаләт кылса носус![130]
Фазыйльне фазыйль белсәк, эчен көймәс,
Һәркачан тәвазыйгда бармы нәкыс[131]?
Батыр менән көрәшсәң, сау калмассың,
Аяймын, бил-умыркаң өзелсә, дус.
Ул сезгә җәүһәр җыеп нәсар кылды[132],
Инде син кадерен белеп итәгең тус[133];
Ала алмай ул җәүһәрдән коры калсаң,
Бәхтеңнең шомындан, бел, артыңны кыс!
Кил, зинһар, борадәрем, инсафка кил,
Куәтең канча[134] икән – чамаңны бел!
Халь килсә, аның эшен сез дә эшләңез.
Булмаса – файда бирмәс такылтак тел.
Белгәнгә нигә эчең көя синең? —
Эшен күр моталәга иясенең[135]!
Һәр фәннең бер сайлаган риҗале бар, —
«Иясе серен белер биясенең».
Керләсәң һәрнәрсәне – карайтырсың,
Хасидсез[136] андай фазыйль калай[137] торсын?
Исламбул, Мисыр, Шамда16+ нәзыйре юк[138], —
Кышкар, Казан, Дагыстан болай торсын!
Бу чакда һичкем аңа тиң килмәйде,
Бу яклар һичкемне аңа тиңәрмәйде.
Батырлары мәйданга чыгып күрсен,
Булмаса, «ул белмәй» не кем белмәйде?!
Үлчәде истыйрлябен мөһәндисләр,
Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр[139],
Һәр йирдә табгы сәлим[140] әфазыйльдән[141],
Хосусән Труйски17+ мөдәррисләр.
Хосусән хаҗи хәзрәт кылды тәсдикъ,
Ушандак[142] ишан хәзрәт галяттәхкыйк[143]18+ —
Фөкарага[144] кыйблэ-и хаҗәт булган,
«Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гъәмикъ»[145].
Болар да сез белгәнне белгәндәйләр,
Китабны сез чамалы күргәндәйләр;
Шаһбаздай[146] ялтыраган бер шоңкарлар,
Тойгынның[147] аягындан элгәндәйләр.
Моталиб талиядә хәккан мәркат,
Мәкасыйд талиядә хакка миръат[148],
«Игътибар» да игътибарга алган икән
Хөрмәтле Ризаэтдин19+ – бер кямил зат.
Җөмлә дилсаф[149] әһле инсаф алды гыйбрәт,
Казанга бу сәбәбдин килде фәхрәт[150],
Рөтбәсенә мөтталигъ мөхлис икән[151]
Дамелла Борһанетдин казый20+ хәзрәт.
Әлхасыйль[152], күп әфазыйль салды колак,
Барып табып әйтүгә телем чулак;
Мәмсәви дамелланың21+ мәдхе калай?
Ләззәтле гыйбарәте – егет сымак.
Гайре чит вилайәтдән[153] ничә ирләр,
Исламбул, Һиндстандан мөшаһирләр[154]
Китабларын кабул кылып бастыртканлар22+,
Чалкаеп йөри бирсен мөкябирләр[155]!
Тәгассыбын[156] калдырмас бозык замир[157],
Сусыныңны23+ кандырмас корык гадир[158],
Ай торганда чулпанга гашыйк булган, —
Ни кылсын көннең нурын ул бер зарир[159]!
Ай булмаса, йолдыз берлә төн яктырмай,
Фәркъдандан24+ мөстәгъни бәдре мөнир[160],
Замирем мөзәккәр[161] дип мактанмасын,
Кояшка хурлык бирмәс тәэнис замир[162] 25+.
Ничә мин-мин дигәнләр йоксын ачкан,
Гафләтдән тәнбиһ кылган бу бер нази[163],
Җиһанда хале гайан къале бәйан[164] 26+,
Әфазыйльдән мөсәлләм җами гафи[165];
«Җәлал» га хашиясе[166] 27+ аңа шаһид,
Нә кадәр мәдех кылсак, шунчә җәдир[167].
Ливаъи тәхкыйкатьне хамил булга[168]
Мөбариз[169] арасында бу – бер әмир!
Җәридәи замандай җәмал ачы[170],
Күргәзде йәде бәйза28+ ялгыз бу ир.
Кайсысындан күренде мондый бәйан?
«Өййәһум йүнәббиъүкә мисле хәбир?»[171]
«Хикмәте балигасе»29+ кандай икән?
Зәукы сәлим[172] иясенә балдай икән;
Осуле хәкаикъны хамил булган[173]
Адәмнең тәнендәге җандай икән.
Хәдисдә[174] мәһарәтен нәзар кылсаң,
Әсхабдән ишеткәндәй30+ аңлай икән[175].
Мондай гали галимгә тел озаткан —
Ул үзе дүрт аяклы малдай икән!
* * *
Казакъча шигырь яздым ачык кылып,
Хасидләрнең йөрәген ачындырып.
Тәхкыйкләрен күргән соң куангандан,
Китабларын карыймын да гашыйк булып.
Тәсныйфлары басыйрәтне ярук кылган[176],
Нәфис, хәсис[177] арасын фәрекъ кылган[178];
Адашканда киз килеп[179] балга төшкән —
Мин байгыш бер кырмыска гарык булган.
Унбиш ел «Назурә»сен алганыма,
Карай-карай баш очыма салганыма;
Шифаи садр андан хасил итдек[180],
Эленмәй хасидләрнен кармагына.
Морадлары мөкябәрә[181] булгандай соң
Хасидләр күз салмайлар аръягына;
Гавайлары, мулласына табигъ булып[182],
Дөрләтеп ярып йөри ярмагына[183].
Нигә мончә безләрдә әдәб кыска?
Кәмаләт болай торсын – гакыл вуста[184].
Бер йиргә килештереп хат язалмай,
Берәүне яманларга кандай оста!
Бәгъзесе укый да алмай гыйбарәтен,
Кямилгә кандай кыла хәкарәтен?
Дамеллалар бәгъзесе, белә торып,
Хасмының морад кыла хәсарәтен[185].
Әдвия хамил булмас бәгъзе мәрыйз,
Нәсихәт кабил булмас фәззы гализъ[186].
Шәятыйнның[187] әбһәрен[188] өзеп киткән —
Атылып түбәсендән «Бәркыльвәмиз[189]».
«Җарудә» иясенә сүземез юк,
Аларга каршы килер йөземез юк,
Рәхимуллаһи рәхмәтән васигатән[190],
Дөньяда сүземез бар – үземез юк!
Ул да бер галим икән сөйләй торган,
Голяма мәҗлесендә мәйдан алган,
Морадына монафины[191] сөймәй торган,
Курае килешкәндә көйдәй торган.
Без дә күрдек угының аткан йирен,
Кай йиргә угы төшеп яткан йирен, —
«Фәликөлли вәҗһәтин муәҗҗиһәтин»[192],
Бәрәкалла, килештереп тапкан йирен.
Ана шәрик дамелла Мөхибулла31+,
Раббани голяманы мөхиб мулла[193],
Әүвәлдә кырын-ярын йөреп иде,
Ахырында кайтып булды мөхикъ[194] мулла.
Дамелла Рәхмәтулла аңа нәзыйр[195] 32+,
Тәхрират иттилягъда рәүшан замир[196],
Мәрхүмләр Мәрҗанигә гъәкс төшкән[197],
Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир[198].
Остазлары Кышкар хәзрәт33+ алга чыккан,
Галялхосус кәлямдә34+ данга чыккан,
Бәрагатьдә[199], дамелла Мәчкәрәдәй,
Күп галимләр, мөдәррисләр андан чыккан.
* * *
Курса хәзрәт35+ алардан борын булган,
Мәдехка ул бер лаикъ урын булган,
Ул, мәрхүм, Мәрҗанидәй мәфтүн булып[200],
Күп галим ул газизгә кырын булган.
Бу зат һәм үз гасрында әгъля галим[201],
Хасидләрен мөбтәля табгы сәлим[202],
Артына бераз әсәр ташлап киткән,
«Камигыльбидәга»36+ гүя сәйфе сарим[203].
Һәр бәндә хәзинәсен идәр изһар[204],
Вәләкин хәзинәдә тәфаүәт[205] бар;
Ни бар-югын белерсез – дөкян[206] ачса,
Һәркемдә бер сәүдә бар хале микъдар[207].
Вәләкин Мәрҗанинең эше башка,
Йылкының толпарындай йолдыз-кашка.
Алыстан шәгъшәгасе[208] балкып торган
Җәүһәрдәй кундырылган алтын ташка.
Кай эше ул фазыйльнең таң калмастай,
Кай сүзе ул кямилнең күз салмастай? —
Дәрденә дәрдемәндләр шифа тапды,
Сукырлар күзен ачды карманмастай!
Сәрхәбадлы[209] кешеләргә бик килешде,
Булдылар аяк-кулы сызланмастай.
Кәмале йир йөзенә мәшһүр булды,
Булдылар яманлауга алданмастай,
Әсмаэи мөстәүрәдән җәмал ачып[210],
Әхбабын[211] гашыйк кылды җан калмастай;
Шәҗәрәи дәлилнең[212] тамыры тирән, —
Алай-болай койынга[213] кузгалмастай.
Беркеткән хөҗҗәт[214] берлән мөддәгасен[215],
Остайы сылу[216] җунып салган таштай;
Эше пөхтә машинаның, ширазындай,
Җебенең төйгән йире таркалмастай.
Хасидләрнең йөрәкләре салмакланды,
Кирәсе[217] авыр булды тарталмастай.
Батырларның кылычындан каяу чыкды,
Кайтадан эшкә кереп ялганмастай.
Айрылдылар күп хасидләр әдәбендән —
Хасыйле тәкәбберлек сәбәбендән;
Мөганид[218] күркәм йиргә күзен салмай —
Мәкъбулатка тәмәррөн гадәмендән[219].
* * *
Адәм кямил булмады кайнап пешмәй,
Мәхәббәт фәнҗанендән[220] шәраб эчмәй.
Дошманлар хәбаләне[221] салып карай —
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
Һавада ул бер шоңкар әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай эзләп тычкан;
Төлкеләр анда чыдап тора алмайлар,
Гүя бер киң апандан[222] йөрәге очкан.
Без сатдык меллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрест хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафатын[223].
Ашкан бер галим чыкса – яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез йә истиһза[224], йә хәкарәт,
Үземезне һәр гайбдән амандаймыз[225].
Яхшыны сүккән илан аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты[226] 37+ китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән
Нәҗес китәр алтынның заты китмәс!
Кыйсык ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең куры[227] китмәс,
Котырган эт һава карап өргән менән
Асманда торган айның нуры китмәс!
* * *
Ул[228] ирде шәмсе базыгдан[229] 38+,
Мөнәүвәр бәркы лямигъдан[230],
Галәшшәэн моназигъдан[231], —
Җөда булдык[232], дәрига, аһ!
Аның шөһрәтдә гонваны:
Мөхәкъкак дөрре мәрҗани[233],
Хәкаикъ гыйльменең кяне[234], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Ки яздым мәрсия бән хар,
Хасаисын[235] кылып изһар,
Бу хиндә[236] юк аңа мәгъяр[237], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фәкъденә күп пишләр[238],
Көенде барча дуст-ишләр —
Труйский мөдәррисләр, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фазлына һиб гонван[239],
Тәсанифы – ачык борһан[240],
Басыйрәтне[241] ачык кылган, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Качан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды,
Һәммә әхбаб[242] йәтим калды, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның мәддахы бихәддер[243],
Дагыстан, Һинддә бигадәддер,
Бәнем мәдхем вәкахәтдер[244], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Бәрагатьле шәһамәтдә,
Бәлигышшәэн нәҗабәтдә,
Бәдигылькъаль ләтафәтдә[245], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Мөхәддис җамигыль әхбар,
Мөхәкъкыйк хавиел әсрар,
Мөдәкъкыйк кяшифеләстар[246]39+, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Сәкыйулла рухә һәр ань,
Зөлял гафвилә гофран,
Фиракына йөрәк голйан, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Гыйнайәт кылса[247] ни, йа рабб,
Үзем байгыш, атым арык,
Казан шәһренә бер барып
Күралмадым, дәрига, аһ!
Илаһи, җөмлә хаҗәтем,
Кабул әйлә мөнәҗәтем[248],
Кабахәт җөмлә халәтем, —
Түзалмадым, дәрига, аһ!
Аның мәдхендә бән газиб,
Казакъча бер бәет язып,
Тараттым йортка бән таз эт[249], —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
* * *
Акмулла, күп сөйләнмә, инде җитәр!
Үзеңнең кайгыңны күр, гомер үтәр.
Яхшының алдын бераз күреп идең,
Имәс идең[250] юл күргәнсез мужик-мишәр.
Иң әүвәл тулып ятыр синең менең[251] 40+,
Ник кирәк сәмәрәсез[252] коры белем?
Сәфәр – алыс[253], инсаф кыл, хакъдан оял.
Борынгы кабахәтлек йитәр, энем!
Хур кылган үз-үзеңне син бер кисер[254],
Әфлисун арасында син бер кишер;
Намазда лөббе мәгънә[255] бернәрсә юк,
Заһирга[256] горурланган син бер кыйшер[257]!
Миңа мәгълүм: син үзең күпдән яман,
Нәфсең сине өйрәтеп бөккән яман.
Бәлки, бераз яхшырак булыр идең,
Син күрсәң үз-үзеңңе этдән яман.
Котырып, нәфсең буйлап киткән яман,
Җуан муен үгездәй җиккән яман;
Морадынча йитәкләп алып йөреп,
Ничә урында абруеңны түккән яман.
Күкрәгең катып калган таштай яман…41+
Эшең күп килешмәгән андан башкай,
Гыйбадәт дип азапланган коры гадәт
Ахирәт файдасына ярамасдай.
Андан башка бик күп синең начар йирең,
Каберчыгар[258] йокыңны ачар йирең,
«Вә-әмтаз вәлйәүем» дигәндә көндә[259],
Бәдбәхет! бармы шунда качар йирең?
Борадәр, башдан бәла без кичергән,
Күп кайгы тарта-тарта без исергән;
Башым хәйран, эчем вәйран – диванәмен,
Ни мәгънә чыгар дисез бер исәрдән?
Кимчелегем билгеле каләмемдәй,
Җүнсезлегем билгеле кәлямемдән[260];
Сад-һәзар гаибанә догаңыздан,
Өмидвармыз олугъларның җәнабендән[261].
Бар микән бу дөньяда миндәй яман?
Һичбер эшем бармады алга табан;
Моң булып кырык биштән яшем үтде42+,
Бер эшем төзәлгән юк әле һаман.
Эчемдә юк яшереп саклаганым,
Яманлыкда үземә тиң тапмаганым;
Үземне эт, дуңгызга хисаб итсәм —
Үземне ул вакытда мактаганым
Мәгъзурмен[262] – инсаф кылып карасаңыз,
Без байгыш биекләрдән аласамыз43+,
Кечрәйтсәңез, кечрәергә мин яраймын,
Үзеңез зураерга ярасаңыз!
9
Фазыйль – өстен, олы (зур галимнәргә карата кулланыла торган эпитет).
10
Хасид – көнче, көнләшүче.
11
Гам-хас булу – түбән һәм югары катлау (кешеләре) бергәләшү.
12
Мәгани җәваһирен – фикер, идея җәүһәрләрен.
13
Хәкаикъ – хакыйкатьләр, чынлыклар.
14
Гаувас – суга чумучы (водолаз).
15
Бәйге мәйданында элгәргеләрдән ялгышлар чыкты.
16
Дияр – мәмләкәт, ил; җир, өлкә.
17
Фанус – фонарь, маяк.
18
Янбугыссәлямәт – сәламәтлек чишмәсе.
19
Әнһарелхәкаикъ – хакыйкать елгалары.
20
Фирасәтле – сизгер, кыю.
21
Мөһәндис – инженер.
22
Болагы саф – чишмәсе саф.
23
Чүлләү – сусау, эчәсе килү.
24
Дөррәсендән – энҗе бөртегеннән.
25
Тәхкыйкләр – хакыйкать ачыклаучылар.
26
Голямага сәрдар – галимнәргә баш, җитәкче.
27
Ту – байрак.
28
Көрәшчеләр мәйданында бу (Мәрҗани) чыкканнан соң.
29
Имәс – түгел.
30
Палуан – пәһлеван (батыр).
31
Галляма – зур галим, эрудит.
32
Тап – гади халык (гавам); сословие.
33
Хазз – өлеш.
34
Әгъда – дошманнар.
35
Мөҗаһид – тырышучы.
36
Дәкаикъ – нечкә фикер; тирән уй.
37
Гъәдил тапмау – тиң тапмау.
38
Мөганид – кире беткән, карышучы.
39
Сәнәд – дәлил, документ.
40
Баһир – ачык, анык.
41
Къаль – әйткән сүз.
42
Заһир – ачык.
43
Нәзыйр – охшаш, тиңдәш.
44
Мәгърифәтерриҗальдә – мәгърифәтле ирләр арасында.
45
Галәмгә фашын аның – аның дөньяга мәшһүр булуын.
46
Аһ, дәрига! – Аһ, үкенеч!
47
Сөйүледдәкаикъдан – дәкаикъ силләре, ягъни: нечкә фикер ташкыннарыннан.
48
Йиме гыйрфан – гыйрфан җиме (белем җимеше).
49
Дәрдемәнд – кайгылы, моңлы.
50
Тәхкыйк – хакыйкать ачыклаучы.
51
Биззарур – чарасыз, ирексездән.
52
Киз килү – туры килү, очрау.
53
Кодык – кое.
54
Кауга – коедан су ала торган махсус чиләк.
55
Мәҗмәгъ – җыентык.
56
Шәрик – иптәш, иш (сабакташ).
57
Остап тору – тотып тору.
58
Дамбал – ыштан, чалбар.
59
Мелла – бу урында: белемле кеше, хәлфә, дәрес бирүче.
60
Фәйзъ бабы – белем һәм бәрәкәт ишеге.
61
Кадәри халь – кулдан килгәнчә (хәл кадәре).
62
Садак тарту – җәя керешен тарту.
63
Сәһем – ук.
64
Аңар дөрес аңлау якын булса.
65
Гатасына манигъ юк – әҗеренә каршы төшүче юк.
66
Гыйлемлек кыяфәте барлык кешеләргә дә уртак,
Тыкшынуга минем нинди саным (катышым) бар?
67
Ноксан – кимчелек, җитешсезлек.
68
«Кая барырсыз?» дан хәбәрем бар.
69
Ләфыз ату – сүз башлап әйтү (авыз ачып сүз әйтү).
70
Мөбһәм яту – буш, тик яту.
71
Мәгърифә – билгеле исем, хас исем (тел белемендә).
72
Билгесез исем бер яктан үзенә билгеләмә тапса.
73
Хакъның яды – Алланы искә алу, яд итү.
74
Бади – сәбәп, эшнең башы, әүвәле.
75
Юл күрсәтүчелек дәрәҗәсенә менәр өчен кирәк:
Зирәклелек, сәләтлелек, гади шартлар.
76
Һәркемгә өлеш бирелгән язмыш буенча.
77
Хиссәт – түбәнлек, хәсислек.
78
Тәхкыйрь – хурлау, хәкарәтләү.
79
Һиммәт – тырышлык, олы җанлылык.
80
Кыйльләт – азлык, җитешмәүчәнлек.
81
Нәзарында – карашында.
82
Зилләт – хурлык, гарьлек.
83
Нәтиҗәсе булса әҗер яки өмет.
84
Кандай – нинди.
85
Риҗаль – ир кешеләр, ир-ат, ир агасы.
86
Дәрт иясе шагыйрь булса, үзен патша (итеп сизә),
Булмаса, шигырь белән буш сүздән ваз кичә.
87
Мәнгы кылмак – тыю, туктату.
88
Һәм тагын күңел ачу булса, бәрәкәт эшләүче булмас.
89
Әксәре әһле салик – күпчелеге дөрес юлдан баручы.
90
Әзһәде сәхабәдән – турылыклы сәхабаләрдән.
91
Хамил булу – йөкләү (күтәрү).
92
Гамил булу – эшләү, хәрәкәт итү; гамәли көч булу.
93
Шамил булу – эченә алучы, үзенә җыючы.
94
Хикмәт хәзинәсеннән юллар ачып (сүз башлап).
95
Җандар – җан иясе.
96
Сәбилендә – үз юлында, үзенчә.
97
Җәүлан кылу – гомер сөрү.
98
Сәрир – оя.
99
Илһам ияләрен Ходаем чәчәннәр арасында күрекле итте.
100
Тәлмиз – укучы, шәкерт.
101
Җариядән көйле җыр барлыкка килгән.
102
Дәһлиз – алгы бүлмә, коридор.
103
Нәфад кылу – бетерү, тәмам итү.
104
Әһленнәкъкад – тәнкыйтьче.
105
Җарияне кодрәт белән барлыкка китерү – дәлил, канунчының инкяр итмәве шулай уйларга урын калдыра.
106
Мәҗһүл – билгесез, беленми.
107
Сәваб – дөрес.
108
Мөганид – дошманлык күрсәтүче, карышучы.
109
Сүзегез бик ачыктыр үз фаразыгызда.
Борадәр – туган, кардәш.
110
Бикяр – бушка, тиккә.
111
Таз эт – бу урында: тазый эт, йөгерек ау эте (бурзай).
112
Гата – бүләк, әҗер.
113
Имәсме – түгелме.
114
Калайынча – ничек итеп.
115
Голямага мәдех – галимнәргә мактау.
116
Эшегез бик күркәмдер үз уегызда.
117
Рәдд кылу – кире кагу.
118
Рәгъмеңезгә – каршылык итүегезгә (рәгъм – карышу, кире кагу).
119
Кик кылу – үч тоту, ачу саклау.
120
Бәркыльвәмиз – яшьнәгән яшен, яшен уты.
121
Кире кагу өчен үзара юкка чыгарулар язарсыз сез.
122
Чын гыйлемнәрдән аңлатмалар биргән булып,
Һаваланып, әлеге ягына игътибар итмисез.
123
Иттифакы җәмил – күркәм бердәмлек.
124
Көнчелек кайбер дошманлыкка чыганак булып.
125
Фә-исляху! – Төзәлегез!
126
Аҗарсыз – нурсыз, чырайсыз.
127
Хакъгүй – туры сүзле, дөрес сөйләүче.
128
Галялхосус – бигрәк тә, аеруча.
129
Китерер носс – төгәлсезлек китерер.
130
Үз куәтенә язмаларны дәлил кылса!
131
Тәвазыйгда бармы нәкыс? – тыйнаклыкта (әдәплелектә) кимчелек бармы?
132
Нәсар кылу – өскә сибү.
133
Итәк тусу – итәкне тоту.
134
Канча – күпме.
135
Моталәга иясе – укытучы, өйрәтүче.
136
Хасид – көнче, көнләшүче.
137
Калай – ничек.
138
Нәзыйре юк – охшашы юк, тиңе юк.
139
Инженерлар астролябияләрен үлчәделәр,
Үз фикерендә торучылар тикшерүен яхшы күрде.
140
Табгы сәлим – саф табигать, сәламәт табигать.
141
Әфазыйль – өстенрәк, иң өстен галимнәр.
142
Ушандак – шулай ук.
143
Галяттәхкыйк – чынлыкта, дөреслектә.
144
Фөкара – фәкыйрьләр, гади халык.
145
Фәкыйрьләргә сыену урыны булган
Йорт-җире аның барлык тарлавыклардан тирән.
146
Шаһбаз – лачын, шоңкарларның затлысы.
147
Тойгын – ау кошларының бер төре.
148
Бөек мәсьәләләрдә чыннан да нечкә күзәтүче.
Максатта эзлеклелектә дөреслек көзгесе.
149
Дилсаф – саф күңел.
150
Фәхрәт – дан, горурлык.
151
Дәрәҗәсен аңлаган ихлас (күңел) икән.
152
Әлхасыйль – җыеп әйткәндә, кыскасы.
153
Вилайәт – өлкә, ил.
154
Мөшаһирләр – шөһрәт ияләре.
155
Мөкябирләр – үзләрен эре тотучылар, тәкәбберләр.
156
Тәгассыб – фанатизм.
157
Замир – вөҗдан, йөрәк, күңел.
158
Корык гадир – коры (корыган) чишмә, кипкән күлчек.
159
Зарир – сукыр.
160
Нур сибүче тулган ай фәркъдан йолдызларына мохтаҗ түгел.
161
Замирем мөзәккәр – йөрәгем ир җенесле.
162
Тәэнис замир – хатын-кыз (женский родка) җенесенә әверелгән йөрәк.
163
Гамьсезлекне шелтәләгән бу бер кисәтүче.
164
Хале гайан, къале бәйан – хәле ачык, сүзе аңлатылган.
165
Бик күпсанлы танылган галимнәрдән.
166
Хашия – бит кырыйларындагы аңлатма яки бер әсәргә багышланган аңлатма китап.
167
Җәдир – лаек.
168
Хакыйкать байрагын күтәргән.
169
Мөбариз – көрәшчеләр.
170
Замана гәзитәсенең (басма сүзенең) күркәмлеген ачып.
171
Алар сиңа белгән булып хәбәр иттеләрме?
172
Зәүкы сәлим – сәламәт зәвык.
173
Хакыйкать нигезләрен күтәрүче булган.
174
Хәдис – пәйгамбәр сүзләре.
175
Хәдистә осталыгына карап карасаң,
Сәхабәләрнең үзләреннән ишеткәндәй аңлый икән.
176
Язганнары күңелләрне (аңны) яктырткан.
177
Хәсис – түбән, пычрак.
178
Фәрекъ кылу – аеру.
179
Киз килү – туры килү, очрау.
180
Йөрәккә дәва аннан хасил иттек.
181
Мөкябәрә – эрелек, һавалылык, мин-минлек.
182
Табигъ булу – буйсыну.
183
Ярмак яру – биредә, зур эшне ваклап, «буш фикер таратып йөрү» мәгънәсендә (элекке сум металлдан вак тәңкәләр яруга ишарә).
184
Камиллек болай торсын, акыл да уртача.
185
Көндәшенең зыян күрүен максат кыла.
186
Кайсыбер чир дәваны күтәрә алмас,
Нәсыйхәтне кабул итүче тупас, мәрхәмәтсез булмас.
187
Шәятыйн – шайтаннар.
188
Әбһәр – кан тамыры.
189
Бәркыльвәмиз – яшьнәгән яшен.
190
Алланың рәхмәте иксез-чиксез.
191
Монафи – каршы, килешмәүче.
192
Һәрбер кешегә үз йөзе бирелгән.
193
Алла яклы галимнәрне сөюче мулла.
194
Мөхикъ – гадел, хаклык ягында булучы.
195
Нәзыйр – охшаган, тиңдәш, иш.
196
Аңлатучы әсәрләр язуда күңеле нурлы.
197
Гъәкс төшү – каршы төшү.
198
Аларга ияргән бик күпләр.
199
Бәрагать – башкалардан өстенлек; белемлелек, сәләтлелек.
200
Мәфтүн булу – үз-үзен онытып мавыгу, тәмам бирелү.
201
Әгъля – югары, бөек.
202
Көндәшләрен сәламәт күңеллелеккә дучар иткән.
203
Сәйфе сарим – үткен кылыч.
204
Изһар итү – күрсәтү, ачып салу.
205
Тәфаүәт – аерма.
206
Дөкян – кибет, магазин.
207
Хале микъдар – хәленә күрә, үз хәленчә.
208
Шәгъшәга – нур, балкыш.
209
Сәрхәбадлы – авыручан, чирләшкә.
210
Яшерен исемнәрдән матурлык ачып.
211
Әхбаб – дуслар; яраткан кешеләр.
212
Шәҗәрәи дәлил – дәлил агачы.
213
Койын – өермә, җил-давыл.
214
Хөҗҗәт – документ, аргумент.
215
Мөддәга – претензия, дәгъва.
216
Остайы сылу – сылу оста (уңган оста).
217
Кирә – төялгән йөк.
218
Мөганид – карышучы, дошманлык күрсәтүче.
219
Кабул ителмәгәннәргә гадәтләнмәгәненнән.
220
Фәнҗан – чынаяк, кәсә.
221
Хәбалә – ау, тозак.
222
Апан – аю яки бүре өне; җимерек кое чокыры.
223
Вәкафат – киләчәк.
224
Истиһза – көлү, мыскыллау.
225
Амандаймыз – исән кебек тоябыз, азат шикелле сизәбез.
226
Дат – кер, тап; кимчелек (зәгыйфьлек).
227
Кур – дуен, калдык, чүп-чар.
228
Бу өлешнең хәзерге әдәби телгә юлга-юл күчермәсен искәрмәдән карагыз.
229
Шәмсе базыгдан – кояшның зурысыннан.
230
Яшьнәгән яшеннән якты.
231
Низаглашучылардан өстен торучы.
232
Җөда булу – аерылу, аерылуга дучар булу.
233
Дөрре мәрҗани – энҗе бөртеге.
234
Кян – шахта, карьер.
235
Хасаисын – хосусый сыйфатларын, үзенчәлекләрен.
236
Хин – вакыт, ара, чор.
237
Мәгъяр – критерий, билгеләр чамасы.
238
Аның юкка чыгуына туры килүчеләр (дучарлар) күп.
239
Аның өстенлегенә бүләк – дәрәҗәле исем.
240
Язганнары – ачык дәлил.
241
Басыйрәт – аң, аңлылык, үткен күзлелек.
242
Әхбаб – якыннар, дус-ишләр.
243
Аның мактаучылары чиксез күптер.
244
Вәкахәт – әрсезлек, әдәпсезлек.
245
Батырлыкта башкалардан өстен,
Затлылыкта күркәм холыклы,
Үткен сүздә матур телле.
246
Хәбәрләр җыелмасыннан сөйләүче,
Серләр дөньясында хакыйкать эзләүче,
Чаршаулар күтәрүдә төпченүче…
247
Гыйнайәт кылу – ярдәм итү.
248
Мөнәҗәт – мөнәҗәтләр.
249
Таз эт – биредә: йолкыш (кутыр) эт.
250
Имәс идең – түгел идең.
251
Мен – кимчелек, гаеп.
252
Сәмәрә – җимеш, нәтиҗә.
253
Сәфәр – алыс – барасы юл ерак.
254
Кисер – кире беткән, көйсез; көфер.
255
Лөббе мәгънә – эчке мәгънә, асыл мәгънә.
256
Заһир – ачык, мәгълүм (биредә: тышкы кыяфәт).
257
Кыйшер – кабык, тышкы рәвеш.
258
Каберчыгар – кабер булыр (кабердер).
259
«Бүген көн яхшы» дигән чакта.
260
Кәлям – сүз, сөйләм.
261
Читтән торып (әйткән) йөз-мең догагыздан,
Бөекләрнең рәхименнән өмет итүче без.
262
Мәгъзурмен – гозерлемен, ялварудамын.