Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Акмулла - Страница 2
«Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар…»
ОглавлениеАкмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар[1],
Тереләй үлгәнгә исәп без бер мәзар[2];
Дуслар җыелып, мәҗлес хушлаганда,
Алдымыз әле дә булса кызма базар!
Бер лаикъ урынга туры килмәй,
Казакъта тинтерәп йөр азар-мазар.
Һәрнәрсәгә моң булып гомрем үтде,
Мондан болай тәкъдирдә калай[3] язар?
Карасаң, Акмулланың диваны1+ бу,
Диванда – шүлләгәнгә[4] ширбәтле су;
Бәйтенең бере көләр, бере сүгәр,
Туры сүз2+ берәүгә – им, берәүгә – у[5].
Тәзкирә[6] буламы дип язган булдык,
Хата булса, гаффарсыз[7], йа Аллаһу!
Күңел дәрде кузгалып тышка чыкды —
Тулган суң чыдатбады[8] эчтәге4+ бу!
1
Кылсаң нәзар – карасаң, күз салсаң.
2
Мәзар – кабер, зират.
3
Калай – ничек.
4
Шүлләгәнгә (чүлләгәнгә) – сусаганга.
5
У – агу (аку).
6
Тәзкирә – истәлек язма.
7
Гаффар – кичерүче, гафу итүче.
8
Чыдатбады – чыдатмады.