Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Акмулла - Страница 5
I
«Бәгъдәссәлам, Нургали мулла, сезгә…»
Оглавлениеа)
Бәгъдәссәлам, Нургали мулла1+, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау улып уйнакласа, утка басар, —
Тик ятмасаң, төшдең инде безнең күзгә.
Сез дә бер йөгрексенгән төлке икәнсез,
Без йөреп төшдек инде сезнең эзгә;
Бер дә нәүбәт килде инде бу көн безгә,
«Безгә йитәр кеше юк», – дип өмид өзмә.
Синең дә бер әрүахың[263] күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә2+;
Хәрарәтдән мәхмүм булып[264] эчең көйсә,
Сусыныңны кандырыр безнең сөзмә.
Мөхәкъкыйк[265] Мәрҗанигә аузын ачкан,
Йыландай зәһрен сачкан мулла сезмә?..
Моныңны аяймын, борадәрем, —
Котырсаң да, Уралдай тауны сөзмә!
Һәр шәйне мәузыйгына[266] куймак кирәк,
Мөрәүәрне[267] мунчак берлә бергә тезмә!
Мулла дигән кари була беләсезме?
Тасаууф[268] китабларын күрәсезме?
Башкортның наград алган кантонындай,
Мулласызмы йә чинауник-түрәсезме?!
Мөҗтәһид[269] галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?
Гомреңезнең күбе үтде гауга берлә,
Мәрҗанине йиткәрмәм3+ дигән сәүдаэ[270] берлә;
Сөннәтчә эшемез юк һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез4+ дигән дәгъва берлә.
Артыкызны ачкан соң күрәсез йик[271],
Әйтәсез шул сәбәбдән «залль-мозыйлль»[272] дип.
Кәлимулладан5+ әсдәкъ[273] ни нәрсә бар?
Әйтделәр: «Әсатирел әүвәлин»[274], – дип.
Сез дә шулай тәҗавез кылдыңыз[275] күп,
Йортымызга фетнә салды ушындай гәп.
Сезгә каршы без әйтсәк – ник ярамай:
«Вә һәм фи тогъяниһим йәгъмәһун», – дип?[276]
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч,
Ул минем атам имәз, остаз имәз[277] 6+, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч!
Фикъһдә[278] бу заманның Ногманы7+ бу,
Хикмәтдә бу заманның Локманы8+ бу;
Үткәнләр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре[279] – солтаны бу!
Борадәр, син үзеңне ихтисаб ит[280],
Мәрҗанине мөҗтәһиддән9+ син хисаб ит, —
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурындан икътибас ит[281]!
б)
Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау10+ күп уйнакласа, утка баса, —
Тик ятмай син дә төштең безнең күзгә.
Синең дә әрүахың11+ күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә;
Сез дә бер йөгерек төлке икәнсез,
Без бүредәй төштек инде эзеңезгә.
Тик тору кирәк иде җүнең белән,
Тыныч кына, кадәри халь көнең белән;
Гыйлемең зур, йәшең өлкән ага булсаң,
Сөйләшеп кара син бер энең белән.
Ишетдем акырып яткан бер батыр дип,
Борын сәүдәм юк иде синең белән.
Бер чалуга мин дә яман имәс идем,
Кем икәнең инде бел моның белән.
Борындай белгәнем юк синең серең,
Бу якка мәгълүм түгел үлең, терең;
Мәрҗанине һәм җиңалмай, ни куялмай,
Кан булып җыелдымы эчтә чирең?!
(…)
Бәлки сез ул тарафда дамелласың,
Хәкыйкатьдә йә мулла, йә сулдасың,
Раббани голямадан[282] булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда син!12+
Мәрҗанигә галиб булу[283] сезгә мәмнугъ[284],
Гадавәт җиһанга фаш: хөссәд, матмугъ[285];
Ул фазыйльне ифк газим[286] нийәт кылып13+,
Уйнай торган улмы иде синең тиңең?
Мөҗтәһиддәй галимгә тел тигезгән,
Сәлямәт торса икән кямил динең14+.
Биниһайә хәкарәт15+ кылды дигәч,
Йөрәгем булып китде телем-телем;
Бер газизне талатып тормайык дип,
Кузгалды бу сәбәбдән фәкыйрь энең.
Кызу мичтән чыккан соң, эссе булып,
Аузыңды пешермәсен безнең белен!
Мөселманның пәрисе суккан микән,
Касыйдәсез басылмас синең җенең16+.
(…)
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч;
Ул миңа остаз имәс, ата имәс, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч17+.
(…)
Гомреңнең күбе үтде гауга белән,
Барыгызны җиңәм дигән сәүдаэ белән,
Сөннәтчә һәм булмаймыз, һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез дигән дәгъва белән18+.
Тыя торган аксакаллар вафат булды,
Инде безгә фетнә салу ансат булды;
Казан халкы башларын без каңгырттык19+,
Вөҗүдемез гайне[287] бер афәт булды.
(…)
Сүз күп булыр дөньяда тотылмаган,
Дошмансыз һичкем тыныч утырмаган,
Даимән сәбәб: әгъдаэ[288] фетнәсендән
Җиһанда әфазыйльләр котылмаган.
Симерсә, берен бере этдәй талар,
Дәүләткә адәм бармы котырмаган?
Сәлиметтамгъ[289] адәм табыр хәл юк,
Эчен бер гөман менән тутырмаган20+.
Туры сүзгә һауалылар очынып китә,
Чатнаган пыяладай шытырдаган;
Хаклыкда урыны килсә, тел тартмайды,
Акмулла дигән байгыш тыпырдаган.
(…)
Әрләшкән хатын-кыздай, көлке булып,
Ояты ким булганы юк усыргандан.
Әүляде хакыйкатькә хәҗаләт шарт[290] —
Нәтиҗә хасил булмай кысыр малдан.
Бокаларны[291] сөзештереп, бак-бак булып,
Мөселман сыйырлары кысыр калган.
Ясауылны шайтандай сайласаңыз,
Дөньяда нәрсә куймас мөселмандай?
Әллә качан сезнен паруд[292] тунган микән,
Булмаса, хакъдан күзен йомган микән?
Артыкча таза йирне артка ташлап,
Чебендәй кутыр җиргә кунган микән?
(…)
Йөргән җирем казакъның, бадиясе[293],
Гыйлемгә аз әсбабе гадиясе[294].
Тирә-ягым китабдан хали имәс,
Утырган урыным – бер каз оясы!
Куйганмын төрле китаб каршыма өеп,
Караимын фарсымдан[295] башым иеп;
Сезнең дә рәддеңезгә[296] күз саламын
Форсатымның барында, күңел җебеп.
Мулла икән дип һәркемгә алданмаймын,
Җебе таза булмаса – җалганмаймын;
Азрак җунып куйган сөялләр бар,
Ибе килсә, җилкәдән салгандаймын.
Шәп икән туйыңызда сезнең сорнай,
Ишеткән чыдамай колак бормай; һай-һайсың,
Бохар чыккан мулла икәнсең,
Күккә чыгып китсәңче, җирдә тормай!
Галим булса – дин бабында зарлы булсын,
Кирәк ул бай, кирәк [ул] ярлы булсын.
Бу сүземне сөймәгән тәкәбберләр
Бәгазабә вә гъизә[297] ярлып үлсен!
Белмәйсез мәртәбәдә галиясен[298],
Нигә син шунчә артык далиясең[299]?
Әфәндем, Мәрҗани кем, үзеңез кем? —
Тәнавел кыл[300] [бер]къәтрә[301] даниясен[302]!
(…)
Бәланең күбе чыга эчемездән,
Дамелла-фәлән дигән кешемездән,
Мәгазалик[303], эшем хак дигән дәгъва
Зөлҗәлал[304] гафил имәс эшемездән[305].
Бу якда батырлар бар сулдыргандай,
Алышканда билеңне сындыргандай;
Тәкыйсскә[306] суйылдай[307] дәлилләр бар,
Кундырганда колагыңны тондыргандай.
(…)
Мин әйтдем кадәри халь эчемдәген,
Һәркем эшләр үзенең көчендәген.
Бер кямалнең хәйрәте дәлил батыйнән[308] —
Һәр савыт чәчрәтер эчендәген.
Беленде күкрәгендә хәкыд[309] барлык,
Гомереңдә китмәде күңел тарлык;
Тәзвират[310] базарына төшеп алып,
Сәүдәңез йә гаддарлык[311], йә мәккярлык[312].
Казанда мондай фазыйль зат килмәгән,
Казан торсын – күп гайре җиргә тап килмәгән.
Йөз мосанниф[313] китабларын бер якка куй —
Бу кешенең бер үзенә чак килмәгән!
Һәр «йөздә» була икән бер мөхәкъкыйк[314],
Һәрбере мәгасөннәт әһле тәхкыйк[315];
Сөйутый, Газалидән21+ зат булмаса,
Башкалар әксәрендән[316] бу – мөдәкъкыйк[317].
Хирфәтеңез[318] ихласы – мөназәрә[319],
Хакыйкать нәзыйр имәс мөкябәрә[320].
Бу талаш нәтиҗәсе, мәгаз Алла[321],
Шифаһ-хәзрәт[322] булмасын парә-парә!
Ул кешене танымай күп бәйләнсәң,
Дошманың бер йөз имәс – меңгә тулар.
Әсхабләр безгә салып киткән эз бар,
Сезләрдә ярма булса, бездә тоз бар —
Акмулла әйтә бирсә, эчең сызлар!
Хаклыкны күрәм дисәң, бездә күз бар,
Арыслан айга сикреп аягы сынар;
Чырадай янып торган күзең тонса,
Батыр үлеме марҗадан дигән сүз бар!
Сез караган китабны без карыймыз,
Аягыңны чалуга бер ярыймыз,
Тәнкыйс кылган[323] [сездәй] адәмләргә
Карышып яткан [без дә] бер малаймыз.
Нургали, курыкды дип, булма алаң,
Әгәр син таяк алсаң, мин ук алам;
Батыр «батыр» аталыр – көчен күргәч,
Инкярдә бер мәгънә юк – эчең белгәч;
Ул минем атам имәс, остаз имәс,
Алыстан гашыйк булдык – эшен күргәч!
Башым минем исән торса – китаб кулда,
Әгәр син мылтык алсаң, мин туп алам!
Һичкем мондай талаш белән морад тапмай.
Талашыгыз дәфтәрен бер ат тартмай;
Мөназәрә ачылып, мирза белән
Әйтешмәй һәм тартышмай, колак тартмай.
Көчле су тавыңны базып китсә,
Казакъның тегермәнен Форат22+ тартмай!
* * *
263
Әрүах – ата-баба, нәсел даны, «хасиятле нәсел».
264
Хәрарәтдән мәхмүм булу – эсседән бизгәк тоту.
265
Мөхәкъкыйк – хаклык эзләүче.
266
Һәр шәйне мәүзыйгына – һәр әйберне үз урынына.
267
Мөрәүәр – энҗе-мәрҗән.
268
Тасаууф – суфыйчылык.
269
Мөҗтәһид – тырышучы.
270
Сәүдаэ – омтылыш, теләк.
271
Йик күрү – начар мөгамәлә күрү.
272
«Залль-мозыйлль» – аздыручы, адаштыручы.
273
Әсдәкъ – дөресрәк.
274
Әсатирел әүвәлин – борынгы риваятьләр.
275
Тәҗавез кылу – агрессивлык күрсәтү, һөҗүм итү.
276
«Алар үзләренең азгынлыкларында баталар», – дип.
277
Имәз (имәс) – түгел.
278
Фикъһ – мөселман юриспруденциясе, шәригать.
279
Рәһбәр – җитәкче, юлбашчы.
280
Ихтисаб итү – тикшерү, контроль ясау.
281
Икътибас итү – алу, кабул итү.
282
Раббани голяма – Аллага бирелгән галимнәр.
283
Галиб булу – өстен булу.
284
Мәмнугъ – тыелган, мөмкин түгел.
285
Дошманлыкның (сәбәбе) дөньяга фаш: ул – көнчелек, комсызлык.
286
Ифк газим – алдарга ниятләп.
287
Вөҗүдемез гайне – бар булуыбыз нәкъ.
288
Әгъдаэ – дошманнар.
289
Сәлиметтамгъ – сәламәт нәфесле.
290
Хакыйкать нәселенә (тарафдарларына) ояла белү шарт.
291
Бока – үгез (нәсел үгезе).
292
Паруд – токым.
293
Бадия – сахра, дала.
294
Гыйлемгә өйрәтә торган җитәкче кулланмалары аз.
295
Фарсымдан – фарсыча китапларымнан.
296
Рәддеңез – кире кагуыгыз.
297
Бәгазабә вә гъизә – газаптан һәм ачудан.
298
Галия – бөеклек.
299
Далия – күрсәтеп торучы (акыл өйрәтергә яратучы).
300
Тәнавел кылу – тату, тәмен белү.
301
Къәтрә – тамчы.
302
Дания – «дан» нан үзгәргән, белем.
303
Мәгазалик – шуның белән бергә, шулай итеп.
304
Зөлҗәлал – Алла.
305
Бер Алла хәбәрсез түгел эшемездән.
306
Тәкыйсскә – җавабына.
307
Суйыл – күсәк, корык.
308
Хәйрәте дәлил батыйнән – яхшы дәлиле эчтә.
309
Хәкыд – яшерен дошманлык.
310
Тәзвират – ялганчылык.
311
Гаддарлык – хаинлык.
312
Мәккярлык – алдакчылык.
313
Мосанниф – чын иҗат иясе.
314
Мөхәкъкыйк – хаклык эзләүче.
315
Һәрбере сөннәт буенча – хаклык тарафдарлары.
316
Әксәрендән – күпчелегеннән.
317
Мөдәкъкыйк – төпченеп тикшерүче.
318
Хирфәтеңез – һөнәрегез, кәсебегез.
319
Мөназәрә – бәхәсләшү, сүз көрәштерү.
320
Хакыйкать тәкәбберләргә тиң түгел.
321
Мәгаз Алла – Алла сакласын.
322
Шифаһ-хәзрәт – ирен шәрифләре (ирония).
323
Тәнкыйс кылу – кара ягу (яла ягу).
324
Морны – борыны.
325
Безнең катар – безнең ише.