Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Акмулла - Страница 9
II
«Минем кебек булыр микән бәхетсез…»
ОглавлениеМинем кебек булыр микән бәхетсез,
Егет башым әсир булды вакытсыз;
Әсир диеп, борадәр, сүкмәңезләр,
Күземдәй канлы яшем түкмәңезләр.
Теләп алмадым үземә моны, әй яр!
Къәдәр[542] килсә, япан булыр икән тар.
Бәла килсә, күрер күз күрмәз улыр,
Каза килсә, аяклар йөрмәз улыр;
Кеше мәхбүс булыр тәкъдир эшендән,
Сәбәб булган исә дә кылмышындан.
Сәбәб булыр дәхи дошман кешедән,
Тәҗәссес әйләюп мәстүр эшидән[543].
Бу эшдә мөбтәлядер[544] канча әхъяр[545],
Асыл фетнәгә мәншаэ тагъны әгъяр[546].
Кәзаликә мөбтәля канча мөшаһир[547],
Мөгаллиме Санидәк1+ хикмәтдә маһир;
Шифа, шиддәт күрә килгән галиләр[548],
Әфазыйлдән[549] пәйгамбәрләр, вәлиләр[550].
542
Къәдәр – тәкъдир, язмыш.
543
Яшерен эшеннән (сәбәп) эзләп.
544
Мөбтәля – дучар.
545
Әхъяр – яхшы, изге, дус кеше.
546
Асылда, фетнә өчен явызларның сүзләре чыганак.
547
Нәкъ шулай ук күпме мәшһүрләр дучар ителгән.
548
Бөекләр дәвасын да, бәла-казасын да күрә килгән.
549
Әфазыйл – хәкимнәр; белем ияләре.
550
Вәли – хуҗа, башлык.