Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Акмулла - Страница 8

II
«Гаҗәб: һәркем гъәни булса…»

Оглавление

Гаҗәб: һәркем гъәни[479] булса,

аңа хөсне дидар[480] әйләр,

Фәкыйрь мескенгә пәрва[481] юк,

мөзәлләт[482] берлә зар әйләр.

Фәсахәтдә хисан[483] булса,

ки Локман1+ хикмәте булса,

Дәрига, бәхте юк ирне

фәкыйрьлек шәрмсар әйләр[484].

Гъәни бер нафилә эшдә

дийән тәгърифенә йитмәз[485], —

Зарурәтдән фәкыйрь яшен

түгеп мең игътизар әйләр[486].

Гаҗәбдер, гомдәтел-әгъян[487]

фәкыйрьне гайненә алмаз[488];

Вәләкин әгънияләрне[489]

зәһи садр кибар әйләр[490].

Менеп һиммәт мәтаййасын[491],

мәһабәт җилдереп байлар,

Берен бере хозур әйләп,

мәрамен[492] иддихаль әйләр[493].

Шаһамәт малике сәтъвәт

табып, бәһҗәтдә ба-фәрҗам,

Тәфәкөһ бабидә оббоһа

сафалар өстевар әйләр[494].

Ләбасе фахирә үзрә[495]

мөсәйкъәл мөргы тависдай[496],

Төзеп мәйдан фәзасында[497]

мәҗалисен ифтихар әйләр[498].

Тәвангирләр[499], берен бере

тәбәссемлә итеп икъбаль[500],

Урамчы өенә биңзәш[501]

фәкыйрьне тар-мар әйләр2+.

Аны шунчә тотарлар хар,

җөлүсендән идәрләр зар[502];

Әгәрчә булса ул диндар,

аны гүя химар[503] әйләр3+.

Мәсаиб[504] чикмәгән инсан

Һауасына дәва булмаз[505];

Сорашмаз шәйлә кибрендән[506],

фәкыйрьне ихтикар әйләр[507].

Сафа әүкатилә мәгърур

улып дәүранә биш көнлек[508],

Тәмәтти үзрә[509] көрлекдән

фәкыйрьләрдән нәфар әйләр[510].

Санадир мөтрифинләрең[511]

һауасындан, мәгаз Алла[512],

Ләбасе иске галимдәй

сәлам алмага гъар әйләр[513].

Дәрига, әрҗөмәнд[514] ирләр,

фәкыйрьлекдән булып паймал[515],

Хәйа пәрдәсене – ихракъ[516],

Замирен поргобар әйләр[517].

Күренсә капкадан бер бай,

кирәк – кыргыз, кирәк – нугай,

«Хуш-амәд» ләп[518] аңа, һай-һай,

мөфахирән софар әйләр[519] 5+.

Фәкыйрь Акмулла, кил, сабыр ит,

чәрхнең җәүренә[520] син һәм,

Үзең мәхбүс, сүзен мәрдүд[521] —

сиңа кем игътибар әйләр?

Казаның[522] серенә һәргиз[523]

гакыл бары өчен йитмәз,

Ләтаиф зимн[524] белүе дә

гыйбарындан зимар әйләр[525].

Кемен сурәтдә лотф[526] идеп,

хакыйкать газабына тартыр.

Кемен игъзаз идәр[527] ахыр —

әгәр заһирдә хар әйләр[528].

Кемен тоткын идеп бауда,

агызып дидәсендән[529] кан,

Кемен сәйр итдереп[530] багъда,

мәкамен[531] гөлгозар[532] әйләр.

Кемен…6+ заһир

ләтаиф нигъмәте үзрә,

Кемен мәсрүр[533] идеп даим,

Гыйбадын[534] ихтияр әйләр.

Назыймне[535] сорсаңыз, әй яр,

мәкяне[536] – хар, эчендә – нар[537],

Ләкабе[538] мәшһүр Акмулла,

хибесдә[539] зар-зар әйләр.

Агызып яшь, йөрәкдән – кан,

ятыр тик чыкмаган бер җан;

Дога бирең, әйя хөллан[540]! —

сезә күп игътизар әйләр[541].


479

Гъәни – бай.

480

Хөсне дидар – якты чырай, ягымлы йөз.

481

Пәрва – саклану, иминлек.

482

Мөзәлләт – кимсетелү, түбәнсетелү.

483

Фәсахәтдә хисан – матур сөйләүдә маһир.

484

Шәрмсар әйләү – телен бәйләү.

485

Әгәр бай кеше табышлы эштә үзе теләгән мактауга ирешмәсә.

486

Игътизар әйләү – кичерү, гафу итү.

487

Гомдәтел-әгъян – аксөякләр, аристократлар.

488

Гайненә алу – күз салу, игътибар итү.

489

Әгъния – байлар.

490

Зәһи садр кибар әйләү – бик нык олылау.

491

Мәтаййа – ат, менеш аты.

492

Мәрам – теләк.

493

Иддихаль әйләү – урынына җиткерү.

494

Батырлар, көчкә таянып, шатлыкка ирешерләр.

Олылар байлык-зиннәттә күңел ачуны арттыра барырлар.

495

Ләбасе фахирә үзрә – бай киемнәрдә.

496

Мөсәйкъәл мөргы тависдай – купшы-көяз тутый коштай.

497

Фәза – ачык җир.

498

Мәҗалисен ифтихар әйләү – мәҗлесләрне бизәү.

499

Тәвангир – бай, хәлле.

500

Тәбәссемлә итеп икъбаль – елмаю белән каршылап.

501

Биңзәш – охшаш.

502

Аны шулхәтле хур санарлар, хәтта аның утырдашлыгыннан гарьләнерләр.

503

Химар – ишәк.

504

Мәсаиб – бәхетсезлек, бәла-каза.

505

Һауасына дәва булмау – һавалануга дәва тапмас.

506

Кибрендән – тәкәбберлегеннән.

507

Ихтикар әйлiәү – хурлау, хәкарәтләү.

508

Биш көнлек рәхәт-күңелле чоры белән горурланып.

509

Тәмәтти үзрә – ялкау гына.

510

Нәфар әйләү – нәфрәтләнү.

511

Санадир мөтрифинләр – олы исрафчылар.

512

Мәгаз Алла – Алла сакласын.

513

Гъар әйләр – оялыр, гарьләнер.

514

Әрҗөмәнд – затлы.

515

Паймал – аяк астында.

516

Ихракъ – яндыру; янып бетү.

517

Замирен, поргобар әйләр – күңелен караңгы (томанлы) итәр.

518

Хуш-амәд – хуш килдегез.

519

Мөфахирән софар әйләр – шатланып каршылар.

520

Чәрхнең җәүренә – (язмыш) тәгәрмәче изүенә.

521

Мәрдүд – кире кагылган, инкяр ителгән.

522

Каза (къәза) – язмыш, күрмеш.

523

Һәргиз – һәрвакыт.

524

Ләтаиф зимн – уен-көлке генә.

525

Гыйбарындан зимар әйләр – гыйбрәтләреннән уйланыр.

526

Лотф – чибәр, гүзәл.

527

Игъзаз идәр – газиз итәр.

528

Хар әйләр – хур итәр.

529

Дидәсендән – күзләреннән.

530

Сәйр итдерү – гиздерү.

531

Мәкам – урын.

532

Гөлгозар – гөлбакча, чәчәклек.

533

Мәсрүр – шатлыклы, сөенечле.

534

Гыйбадын – коллыгын.

535

Назыйм – нәзым сөйләүче (шагыйрь, автор).

536

Мәкян – урын, торган җир.

537

Нар – ут.

538

Ләкаб – кушамат.

539

Хибес – төрмә.

540

Хөллан – якын дуслар.

541

Сезгә күп игътизар әйләр – сезгә күп зарын әйтер.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх