Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 88

Тугрылык
Бүлешер идем дә…

Оглавление

Бер бәхетсез булдың син дөньяда,

Нишләсәң дә китә кирегә.

Ярдәм итә алмыйм, теләсәм дә

Бик бәхетле итеп күрергә.

«Күрешик тә, әйдә, киңәшик», – дим,

Тәкъдимемне кире кагасың.

Ияләштерүләр күп җиңелдер

Урмандагы бүре баласын.

Нәселеңнең булган гөнаһлары

Сиңа гына әллә төшкәнме?

Котың очар, әгәр сөйли калсам

Синең хакта күргән төшләрне.

Дөрес җирдән аны эзләмисең,

Белмәвеңә калам гаҗәпкә.

…Бәхетне бит була табып кына,

Биреп торып булмый әҗәткә…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх