Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 87

Тугрылык
Оҗмах алмасы

Оглавление

Тешләмәдем, күрдем генә,

Узып кына киттең лә.

Сине уйлап таң аттырам,

Хыялыйлар иттең лә.

Тыелган зат идеңме соң,

Кем күрсәтте җәһәттән.

Сөрделәр, Адәм шикелле,

Тыныч төнем-җәннәттән.

Әллә берәр гөнаһым бар,

Үч аламы Алласы?

Җәза күрәм, авыз итми

Сине – оҗмах алмасын…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх