Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 75

Тугрылык
Кыюландым

Оглавление

Юлларыңа чыгар идем,

Белсәм кайдан үткәнеңне.

Хыялланам күрер өчен

Горур атлап киткәнеңне.

Сүз әйтергә кыймадым бит,

Истә һаман сәбәпләре;

Күбәләге идең шул син

Күңелемдәге гөләпләрнең.

Сине уйлыйм, күзем төшсә

Горур басып киткәннәргә.

Кыюландым да бит хәзер,

Тик син генә – үткәннәрдә.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх