Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 81

Тугрылык
Хараплар итәләр бит

Оглавление

Бүген ял көн. Почта эшләмидер.

Хәбәр капчыклары тулгандыр.

Бер бүлмәнең салкын почмагында

Минем хат та ята торгандыр.

Аңламый бит дөнья хәлләремне,

Бу ял көне кемгә кирәккән?

Җылысы, дим, кимер озак баргач,

Сүзләре бит тамды… йөрәктән…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх