Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 76

Тугрылык
Берни ярдәм итми

Оглавление

Күзләремне йокы ташлап китә,

Кара төндә ялгыз калдырып.

Хыялланып, таныш сурәт эзлим,

Йөрәк шәмнәремне яндырып.

Томан аша гына күренә дә

Югала ул, серле елмаеп.

…Яшәп түгел, аны уйлап кына,

Тумас борын, беттем олгаеп…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх