Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 78

Тугрылык
Китү

Оглавление

Юлга чыксаң, дикъкать белән кара

Юл буенда үскән талларга.

Икәү бергә күргән матурлыклар

Сакланадыр әле аларда.

Күл буена барсаң, без сокланган

Карлыгачлар җырлап җибәрер.

Искәр әле, минем хисләр кебек,

Җил юкта да дулкын тирбәлер.

Капка төбеңдә дә эзләрем бар,

Читләр таптар диеп кайгырам.

Эзне җирдән сөртеп алып булмый,

Истәлеккә сиңа калдырам…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх