Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 72

Тугрылык
Безгә түгел ояты

Оглавление

Мин гаепле, йөрәксенеп,

Синең янга килгән өчен.

– Синнән башка яши алмыйм,

Минеке бул! – дигән өчен.

Син гаепле, ризалаштың,

Кабул иттең кире какмый.

Кайсыбыз соң гөнаһлырак?

Шул сорауга җавап тапмыйм.

Нинди көч ул, нинди кодрәт,

Нинди дәрья, бармы яры?

Кемдер өстән әмер бирә,

Без үтәүче шуны бары…

…Гөнаһы да аңа булсын…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх