Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 77

Тугрылык
Яшәртәсең генә ич

Оглавление

Сиңа бик тә рәхмәтле мин

Усал телле булганыңа.

Урмандагы тукран кебек

Тукып-чукып торганыңа.

Дөрес сүзне кабул итәм,

Янам, көям, бәргәләнәм.

Җаным хәрәкәткә килеп,

Дәрт уяна йөрәгемдә!

Каударланма, борчылма да,

Авыр түгел минем таләп:

Картаймасын дисәң мине,

Яшә шулай йөдәткәләп…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх