Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 82
Тугрылык
Язгы сөю
ОглавлениеКотылмакчы идем сөйләп кенә
Туган якның язгы ташуларын.
– Күрсәт әле миңа Ыкның, – дидең, –
Ярларыннан чыгып ташыганын.
Ник күрсәттем?.. Хәзер инде үзем
Язгы елга кебек яннарыңда.
Ык урнашты. Миндә кузгалды боз,
Күңелкәем кайтмый ярларына…