Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 71

Тугрылык
Һич шөбһәсез

Оглавление

Өметем юк инде хәзер

Сине кабат күрүемә.

Миңа дигән җылы хисләр

Сүнде синең күңелеңдә.

Эссе көнне сусыз калып

Шиңгән чәчәк хәлендәмен.

Тик шулай да сиңа атап

Булыр биргән хәерләрем.

Нишләтим соң, мәҗбүриләп

Буламыни яраттырып?

…Ә мин сиңа килер идем,

Яшәсәм дә кабат туып…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх