Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 68

Тугрылык
Сорамыйм яңаларын

Оглавление

Синең янга китеп барышым,

Сагынуга түзә алмыйча.

Тынычланмас, ахры, йөрәгем,

Ахырына кадәр янмыйча.

Ят кабилә кешеләредәй

Аңлашалмый нигә йөрибез?

Бер-беребез өчен туганбыз,

Сак белән Сок кебек үзебез.

Горурлыкны салып таптадым,

Кире борып җанны канатма.

Яңа сүзләр гел дә сорамыйм,

Җылыларын гына кабатла!


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх