Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 70
Тугрылык
Озын иде чәч толымың
ОглавлениеОзын иде синең чәч толымың,
Тезләреңнән хәтта астарак.
Боргаланып менгән тау юлына
Охшаттым мин аны баштарак.
Әллә ничек, шул юл синнән читкә
Алып китәр кебек юрадым.
Тараттым да куе чәчләреңне,
Арасына кереп югалдым.
Дөм караңгы, өстә җемелдәшә
Ике йолдыз – синең күзләрең.
Чәчләр ера-ера, юлга чыктым,
Чакыруларына түзмәдем.
Инде чәчең билдән калса да гел,
Син үрәсең, ә мин таратам.
Караңгыда янган йолдызларның
Серле җемелдәвен яратам…