Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 80

Тугрылык
Ышанычлы урында

Оглавление

Урладылар аны, пычраттылар,

Шакшы уйлар белән кагылып.

Максатлары: миңа күрсәтмәскә

Юксынганда бик тә сагынып.

Бер югалткач биргән карточкаңны,

Сорый алмыйм ич мин тагын да.

Әй наданнар, шуны аңламыйлар,

Сурәтең бит минем җанымда –

Кеше кулы җитмәс урында!


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх