Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 66

Тугрылык
Хан кызы

Оглавление

Хан кызының дәрт ташкыны

Өтеп алыр карашыңда.

Сөю кошы оя корган

Керфекләрең арасында.


Синнән гүзәл бер кыз да юк!

Үзең генә ышанмыйсың.

«Юкны сөйләп йөрмәле…» – дип,

Битәрләүдән бушамыйсың.


Син ышансын диеп, инде

Бүтән күзлек кииммени?

…Хан кызыннан кайтыш булсаң,

Килеп йөрер идеммени?


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх