Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 79

Тугрылык
Калдырмаска икән шул

Оглавление

Яшьлегемдә әйтеп бетермәгән

Дәртле сүзләр калган бөялеп.

Шул хисләрне сиңа аңлатырга

Яңабаштан йөрим өйрәнеп.

Барып чыкмый. Инде безнең яшьтә

Әрсезләнеп йөрү килешми.

Бүтән килмим диеп кузгалам да,

Тынгы тапмыйм, кабат күрешми.

Олыгайгач гашыйк булмый гына

Яшәр өчен янмый, кайгырмый –

Китү кирәк икән яшьлегеңнән,

Әйтелмәгән сүзләр калдырмый…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх