Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 83
Тугрылык
Калганы синең эшең
ОглавлениеНичә тапкыр әйткәнең бар:
– Җете кызыл тиз уңа.
Ник соң миңа ышанмыйсың?
Хәтерем кала шуңа.
Аңлыйсым да килә сыман –
Ашыккан ашка пешә.
Юк, килешмим! Синсез узган
Көннәрем искә төшә.
Ходам шаһит! Сагынудан
Шашынып йөргән идем.
Шигең калса, дәлилләргә
Утка да керәм, дидем.
Мин ясалма була белмим,
Үтенәм, шуңа төшен.
Җете кызыл чиккә җиттем,
Уңдырмау – синең эшең!