Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 73

Тугрылык
Соңрак белерсең

Оглавление

Үткәнеңдә синең казынмадым,

Сәбәпләрең яхшы беләсең.

Һәрвакытта сине бүгенгечә

Матур итеп килә күрәсем.

Ялгышларсыз яшьлек буламыни?

Үткән-беткән, искә төшермик.

Төпченсәм дә, барсын сөйләмәссең.

Синдә калсын, әйдә, тикшермик.

Гел битараф икән, димә ләкин,

Чын фикерне соңрак белерсең.

…Алла бар бит әле бездән өстен,

Хак җавапны аңа бирерсең…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх