Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 86

Тугрылык
Булмас булдырып

Оглавление

«Сау бул», – диеп китеп бардым,

Килмәсә дә китәсем.

Сүз әйтелгән, юл киселгән,

Инде ни хәл итәсең.

Шулай булгач, нигә кабат

Кайтуымны көтәсең?

Тырышсам да уза алмыйм

Горурлыгым киртәсен.

Үзең теләп җибәрдең ич,

Көч тап минсез торырлык.

…Бер түбәгә сыймыйлар шул

Түбәнлек һәм горурлык…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх