Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 74

Тугрылык
Дәрт бар, дәрман юк

Оглавление

Син дә мине уйлыйсыңдыр,

Мин сине уйлаганда.

Безнең хисләр балкыйдыр ул,

Аҗаган уйнаганда.

Ялтыр-йолтыр кабынсак та

Ишетелми тавышы.

Чатыр-чотыр килер идек –

Гомер көзгә авышты.

Яшен булып, сезнең якны

Ничек соң уратырга?

…Безгә калган хәзер бары

Аҗаган уйнатырга…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх