Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 85

Тугрылык
Иң озын юл

Оглавление

Урамнарда бик еш очрашабыз,

Үткәнең бар хәтта орынып.

Эндәшергә һәрчак читенсенәм,

Карамагач үзең борылып.

Дулкынланып йөрим эзләреңдә,

Күз алдымда назлы карашың.

Ни булды соң?

Нигә синең арттан

Туктамыйча килә барасым?

Чакрымнарны хәтсез узганым бар,

Максат булса, юлны табасың.

Ничек үтим монсын, иң озынын –

Ике күрше йөрәк арасын?!


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх