Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 98
Тугрылык
Беренче булган өчен
ОглавлениеИлле елдан соң да, искә төшсә,
Ток тоткандай куям калтырап:
Гомеремнең иң караңгы мәле –
Киткән чагың мине калдырып.
Ул егеттә нәрсә тапкансыңдыр,
Хур итте дә качты, ташлады.
Шул адымың картлык көнемәчә
Бетми торган яра таслады.
Хыянәтне кабат күп күрсәм дә
Яшәмәдем үч, зар оетып.
Син беренче идең… Аларны бит
Берничек тә булмый онытып…