Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 92

Тугрылык
Бер фәлсәфә

Оглавление

Юкка йөрмәгәнбез егет чакта,

Атна саен ярлар алыштырып.

Ничә төрле холык-фигыль белән

Карый алам сине чагыштырып.

«Чуар булгансың», – дип такма гаеп,

Эзләп табасы бит кадерлеңне.

Чагыштыру мөмкин булмаса соң,

Аңлар идеммени кадереңне…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх