Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 95
Тугрылык
Магнит кебек
ОглавлениеСин – уңагай, мин – сулагай,
Ничек болай табыштык без?
Капма-каршы ике полюс,
Нәрсә уйлап кавыштык без?
Уң белән сул тартыша шул,
Ташлап чыгып киталмыйм һич.
…Бер акыллы, бер дивана
Бәхетле пар була, ди ич…