Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 94

Тугрылык
«Гап-гади сүз…»

Оглавление

Гап-гади сүз, син сөйләсәң

Әверелә җырга.

Яктыргандай булып китә дөнья,

Туктый күрмә, җырла!

Гап-гади күз, ә карашың

Йөрәгемә каба.

Түзәм, түзәм, бер дә хафаланма,

Борма читкә таба.

Гап-гади бил… уйнакласа,

Чыңлап тора көе.

Сеңеп калсын дөнья хәтеренә,

Балет язам… бие!


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх