Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 93

Тугрылык
Икебезнең әҗәт

Оглавление

Минем алачагым, синең бирәчәгең бармы?

Синең янга һәрчак тартылам.

Кояш нурларына кайчак әвереләм,

Янар йолдыз булып атылам.

Гаҗәпләнмә, һава тып-тын чакларда да

Чәч толымың куйса уйнаклап, –

Мин йөрим ул… Мыштым гына барып килсәм,

Уем белән сине кочаклап, –

Җаным тынычлана. Гыйшык утларына

Моңа кадәр минме түзмәгән?

Гел пышылдап тора кемдер колагыма:

– Шушы инде синең эзләгән…

Синең бирәчәгең, минем алачагым бардыр,

Эзләп килсәм, әллә гаҗәпме?

…Без, мөгаен, икәү дөнья каршысында,

Хода каршысында әҗәтле…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх