Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 96
Тугрылык
Барыбыз да бер калыптан
Оглавление…Берәү булса, агу бирер иде,
Ә син миңа дару эчердең.
…Күрмәгәнмен –
ничә еллар буе
Үз янымда нинди җыр яткан!
Ә. Атнабаев
Ир-атларның шулай инде:
Акыл керә актыкта.
Яшь вакытта үтә-сүтә,
Хатын кирәк картлыкта.
Мин дә, бичә (вакыт җитте…),
Гадәтемне үзгәртәм.
Сакланып йөр, шигырь булыр
Җирләреңне күзәтәм…