Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 91

Тугрылык
Яңартып торсаң гына

Оглавление

Бер-береңә шундый тартыласың,

Татлы була сөю газабы.

Кемнәргәдер шушы омтылышның

Кызыл туйда бетә азагы.

Ике як та кала тынычланып:

Пар табылган тормыш итәргә.

Еллар үтә, хисләр тоныкланып,

Кайтып кала… бурыч үтәүгә.

Сусыз җәфаланган гөлгә охшап,

Уртак дәртләр шиңә, сулыга.

Тамырлардан кача яшәү дәрте,

Су сипсәң дә инде соң була.

Яшәү кирәктер шул бер-береңне

Сүндермичә, кат-кат тилертеп.

…Мәхәббәт тә нәфис гөл шикелле –

Бер корыса булмый терелтеп…


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх