Читать книгу Ихлас тойгылар / Искренние чувства - Илдус Гыйләҗев - Страница 99

Илаһи урын

Оглавление

Хак Тәгалә барсын җиргә салган,

Юкка кеше читкә ашкына.

Йолдызларга илтер дәрман табар

Карый белсә аяк астына!


Ничекләр төшендерим?

Татар кешем!

Күзең ач та уйлап кара

Тагын да бер:

Ил тамыры, тел тамыры

Авылдадыр!!


Туган җир

И туган тел, и матур тел.

Г. Тукай

И туган җир, и матур җир,

Кендек каным тамган җир.

Атам-анам гомер иткән,

Бабамнардан калган җир.

Суларында коендырган,

Туендырган җайлы җир.

Иген уңган, җәнлек тулган,

Кара һәм ак майлы җир.

Татар җанлы вә иманлы

Оныкларга калыр җир.

…Бөтен гөнаһларым белән

Куенына алыр җир!


Илаһи урын

Дөнья ямен күреп, тоеп булмый

Ташпулатлар, дивар аркылы.

Күңеле дә, кочагы да ачык –

Авылда ул галәм акылы!!


Кәефләнеп алу

Якынайгач метро ишегенә,

Булмый кире артка борылып.

Тизлек алган кешеләр ташкыны

Алып кереп китә суырып.

Син үзең дә анда үзең түгел,

Бер тамчысы көчле агымның.

Егылып та калган кешеләр бар,

Дөрес атламаса адымын.

Терек-терек чабу, кабалану…

Шәһәр халкының хәл хөртирәк.

Мин авылда шуны уйлап ятам,

Этми-төртми беркем… хөррият!


Асылын югалтмый

Сызык аша язам, кушып карыйм,

Аерып та куям сүзләрен.

Нишләтсәң дә, олпат Чатыр тауның

Биеклеге бер дә үзгәрми!


Күккә ымсынганчы

Җирдә булган белән яшәү кирәк,

Килер җире бүтән күренми.

Кызыктыра гына, күктә янган

Йолдызлардан байлык түгелми.

Хак Тәгалә барсын җиргә салган,

Юкка кеше читкә ашкына.

Йолдызларга илтер дәрман табар

Карый белсә аяк астына!


Өелеп килгән «бәхет»

Тыныч кына ашап утырганда

Көлеп алыр өчен бермәлне,

Эчлегенә камыр гына салып

Ясый идек «бәхет пилмәне».

Берәү генә була иде бит ул,

Булгалады туры килгәне.

Бер кибеттән пилмән сатып алдым,

Бөтенесе – «бәхет пилмәне»…


Акчасызлар бәхете

Җирдән генә Ходай аермасын,

Кайгырсыннар малсыз-бакчасызлар.

Дефолт булганда да, кризиста да

Тыныч йоклый ала… акчасызлар.


Чуарланды бу дөнья

Берәүләргә кызык җитми,

Экстрим кирәк, шоу… гаҗәп.

Ә кемгәдер ризык тансык,

Бер туя ашау хаҗәт.


Йөрәккә кага киндер

…Тәрәзә кага киндер;

Уята синең шикелле,

Синдер ул, әнкәй, синдер.


С. Хәким

Ул заманда тыелмады,

Күпләп чәчтек киндерне.

Орлыгының маен сыктык,

Ә сүсе киендерде.

Тел йотарлык тәмле пирог

Пешерделәр түбеннән.

Туклыклы бер ризык булып

Калка хәтер төбеннән.

Янбакчамнан йолкып аттым.

(«Камчы» төшмәс аркаңнан…)

Берәмтекләп җыя бүген

Аны сәрхуш-наркоман…


Беләсең килсә

Яшьлеген дә күрдек, ачлыгын да,

Үтә икән лә бары да баштан.

Яшьлек кадерен картлар әйтерләр,

Ипи кадерен сорагыз ачтан…


Табигый теләк

Сала шиңде, ләшперәйде,

Картайды булган халык.

Кайберсендә хәзер кабер

Казучы булмый табып.

Ярый җаның очып китә,

Җирдә бит тәнең (!) кала.

Аңарга да кадер кирәк,

Лаеклы урын кара!

Шәһәр биргән җир казыткыч

Чүмечле борау белән,

Шарты килеп җитмидер ич…

Ярамый болай, беләм.

Безләргә дә килер ул көн…

Фикердәш дуслар табып,

Ятак телим, мөселманча

Казылган… ләхет алып!


Мантыйкка сыймый

Ач йөргәндә тукны күрү

Тоела гаҗәбрәк.

Байлыгы бар, хәерче күп

Булган ил мәзәгрәк.


Кем өлешенә керәсез?

Бу басуда арпа уңа иде,

Кыен булды уру-ектыру.

Кайбер елда һәрбер гектарыннан

Кырык центнер алдык суктырып.

Тип-тигез ул. Бүген килеп күргәч,

Үз күземә тордым ышанмый.

Илле гектарлы кыр кая киткән?

Аңым томаланды, кымшанмыйм.

Актарганнар аны, бетергәннәр,

Ауный кирпеч, бетон, торбалар.

Кара уылдыктай затлы җирдә

Җан-фәрманга нидер коралар.

Янәшәдә генә кылган баскан

Кашлак-калкулыклы урыннар.

Ипи ашамаслар микәнни соң

Бездән соңгы онык-туруннар?!


Шушы якка карап елмаермын

Яраттым мин җирне. Үкенгән юк

Туган яктан чыгып китмәвемә.

Кояш нуры, хәләл көчем сеңгән

Амбарларга салган икмәгемә.

Сандугачлар җырын ятлап йөрим,

Күбәләкләр куна гөлләремә.

Татар кызларының күз карашы

Нурлар өсти үткән көннәремә.

Һәр мизгелен олы бәхет саныйм

Җир өстендә узган елларымның.

Оҗмах бакчасында йөргәндә дә

Туган якка карап елмаермын…


Авылдан мин

Авылдан мин, буразнадан,

Басу-кырлар арасыннан.

Җан суы итеп эчәрлек

Саф чишмәләр тарафыннан.

Юып-юып бетмәсә дә

Кара төсе кулларымның,

Тәмле исен саклый алар

Уңдырышлы кырларымның.

Яшәвемнең мәгънәсе дә

Гади генә ике шәйдер:

Олпатлары – кешеләргә

Иминлек һәм ипекәйдер.


Гашыйклар

Мин китмәскә карар кылдым инде,

Басу-кырлар, сезне калдырып.

Үз иркеңнән ничек йөрмәк кирәк,

Зимагурлар кебек каңгырып.

Сезгә дә бит сезне яратучы,

Эштән курыкмаучы кирәктер.

Язларымда сезне кабат күрү

Гел яшәртеп ала йөрәкне.

Без – гашыйклар, безнең кебекләргә

Берсен берсе ташлау тыела.

Җирдән китсәм, җирдә йөрер өчен,

Хакым калмас кебек тоела…


Игезәкләр янында

Гомер бакый таладылар,

Кушып, бүлеп карадылар.

Даныгызны чүпрәк итеп,

Ил бишмәтен ямадылар.

Аның саен яшәрәсез,

Кияү, килен ярәшәсез.

Авырда да, җиңелдә дә

Икегез гел янәшә сез.

Үчлек, хөсет белмәдегез,

Дошманга сер бирмәдегез;

Иң татлы сүз, татлы ризык

Булды безгә бүләгегез.

Хәйран калам даныгызга,

Һәрчак булыйм яныгызда.

Татар халкы һәм авылы!

Башым иям алдыгызда…


Барыбер яхшырак

Авыл бит ул авыл инде,

Ни генә сөйләсәң дә.

Каешлансаң яшәп була,

Сөйсәң дә, сөймәсәң дә.

Урлаганы урлый бирә,

Күрсәң дә, күрмәсәң дә.

Кешегә бит ярап булмый,

Бирсәң дә, бирмәсәң дә.

Сәрхушлары эчә һаман,

Тотсаң да, тотмасаң да.

Яшьләр чыгып китеп бара,

Тыйсаң да, тыймасаң да.

Әҗере юк, уртак эшкә

Йөрсәң дә, йөрмәсәң дә.

Басуларны билчән баса,

Сөрсәң дә, сөрмәсәң дә.

Ит-сөт артмый, сыерларны

Көтсәң дә, көтмәсәң дә.

Кадерең юк, алтмыш яшькә

Җитсәң дә, җитмәсәң дә.

…Төне тыныч, һавасы саф,

Чиста су… саныйсың да:

«Монда әйбәт әле», – дисең,

Шәһәргә карыйсың да…


Юмарт чишмәләр

Җырыгызны ятлап йөрим,

Туган ягым чишмәләре.

Челтер-челтер моңнар белән

Тулды күңел киштәләрем.

Күп чөмердем суыгызны,

Камаштырып тешләремне.

Сезнең аша алдым бугай

Булган барлык көчләремне.

Иң якыны кайсыгыздыр,

Беренчесе, соңгысымы?

Әйтә алмыйм, соң минутта

Кайсы суны сорыйсымны…

Барыгыз да якын миңа,

Җырдан үрәм улакларны!

Сезгә охшап хисләр ургый,

Күңелем бик юмартланды…


Без йөргәнгә…

Корал тотып сакта торганым бар,

Биргән антым истән чыкмады;

Без йөргәнгә, черем итеп кенә

Миллионнар тыныч йоклады!

Күзең шешенгәнче йокы йоклап,

Мул үстереп булмый ашлыкны.

Без йөргәнгә, черем итеп кенә

Миллионнар белми ачлыкны!


Басуларда башка үлчәм

Ерак бабам ачлык елда

Бу дөньядан китеп барган.

Әмма келәт бурасында

Чәчәр өчен орлык калган.

Чират бездә, борынгыдан

Иген игү – ирләр даны.

Зур өметләр баглап чәчеп,

Бик кадерләп җыям аны.

Мирас булып күчкән безгә

Яшәү өчен кирәк һөнәр.

Мәңгелекнең чылбырына

Ялганалар көннәр, төннәр.

Кемнәрдәндер алтын кала,

Берәүләрдән кала китап.

Ә басуда башка үлчәм –

Бөртекләтә бара хисап.

Дәвам итәр изге һөнәр:

Орлык белән тулы бурам.

Кырга чыксам, уйларымны,

Килер буын, сезгә борам!..


Шундыйлар кала

Күпләр туып үсте монда,

Монда чөйде жирәбәсен.

Кемдер кала, кемдер китә,

Аңламыйча җир бәясен.

Җир таләпчән, чыныктыра,

Түземнәрне сайлап алып.

Энә күзеннән үткәрә,

Иләкләрдә или салып.

«Ни әйтер бу?» дигән төсле,

Тешкә керә, күзне кыра.

«Туеп ташлап качмасмы?» – дип,

Тузан булып өскә куна.

Тик шундыйлар кала монда:

Елар чакта түзсә, көлсә,

Сукранмыйча, күн итеген

Көн дә юып кия белсә…


Болай гына гади күренәбез…

Болай гына гади күренәбез,

Күзәнәк без барсын тоючы.

Туган илем чиксез диңгез булса,

Чишмәләр без аңа коючы.

Тормышның да кирәк матдәләре

Безнең аша үтә элгәре.

Тормыш үзе матур чәчкә булса,

Без тамыры аның җирдәге…


Күтәрәм байрак итеп

Байрак үбәргә тезләнгән

Ватан сакчысы кебек

Иелдем дә уйга калдым,

Басу кырына килеп.

Байрак төсле изге ич ул

Икмәк үстергән җирем.

Үзем урам, үзем сугам

Һәрбер буразна-җебен.

Шушы җирне туган илгә

Тугрылык төсе итеп,

Мин күтәрәм байрак итеп,

Ул мине – Кеше итеп…


Кадерле китап

Асфальт юлга җитеп төпләнгән,

Матурлыгы исең китмәле.

Ике якта тигез кыр-басулар,

Гүя ачык китап битләре.

Игенченең узган эзендә

Шигырь булып уҗым сузыла.

Шушында бит яшәү өчен кирәк

Иң кадерле китап языла.

Һәр юлында – яшәү мәгънәсе,

Мул тормышка терәк, даныбыз.

Йокымсырап түгел, узган чакта,

Шул китапны укып барыгыз…


Шәфкатьле син, Авыл!

Чәүкәләр дә бүген чыркылдамый,

Әйтерсең лә алар гаепле.

Хәтта кошлар дәшми озаталар

Авыл өстендәге мәетне.

Кайгы кергән өйдә еламыйлар,

Күз-яшь кипкән, кеше чыдамлы.

Безнең халык шундый түзем бит ул,

Эчтән елый, тышка чыгармый…

Мәрхүм үзе ничек яшәгәндер,

Яхшылыгын гына сөйләрләр.

Җеназада картлар, бәхилләшеп:

– Әйбәт кеше иде, – диярләр.


Ихлас тойгылар / Искренние чувства

Подняться наверх