Читать книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев - Страница 11
Хикәяләр
Без әдәбият укыйбыз
ОглавлениеБүген кич мин буш. Җыелыш-фәлән юк, гәзитләр дә нигәдер бүген килмәгән. Ниһаять, бала тәрбияләү өчен бер кич табылды. Тәрбияләргә кирәк, кыз белән сөйләшмәгәнгә инде ике-өч ай булыр. Матур әдәбият укырга кирәк.
Кыз минем янга килеп утырды, бүлмәдә искиткеч зур тантаналы тынычлык урнашты. Шулай булырга тиеш… Ата кеше бит мин. Балага рухи тәрбия бирүдә мин җитәкче булырга тиеш.
Мин укып киттем:
– И куян, куркак куян, йомшак куян,
Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?
И җаным, син яшь бала шул…
– Әти, әти! – дип туктатты кызым. – «Моңланасың» нәрсә дигән сүз ул?
Мин аңлаттым. Авыр булды, шулай да аңлаттым.
– И җаным, син…
– Әти, әти! Хәсрәт нәрсә ул?
– Хәсрәт – «кайгы» дигән сүз.
– Ә кайгы нәрсә?
Шайтан алгыры! Монысы озакка китте.
– Менә, – мин әйтәм, – тубың югалса, син нишләр идең?
– Елар идем.
– Ә елаганчы нишләр идең?
– Эзләр идем.
– Әнә шуны эзләгән вакытта нәрсәләр уйлар идең?
– Табылса гына ярар иде, дип…
Фу, чорт! Берәр әмәл табарга кирәк.
– Әнә шул «табылса ярар иде» дип уйланып йөрү кайгы да, хәсрәт тә була инде. Йә, ярый, алга таба китик.
– И җаным, син яшь бала шул, белмисең;
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.
Без икәү: әткә куян, әнкә куян,
Яшь куянчыклар янә бездән туган.
«Янә» дигәнне мин бик кызу узып киттем. Ярый әле кыз хәреф танымый.
Барчабыз бер гаилә… гаилә… гаилә…
Бу юлы мин өскә киләчәк бәлане алдан сизеп чарасын күрдем. Менә син, мин, әниең бер гаилә булабыз, хәзергечә әйтсәк, семья була, дидем.
Яшь балаларны ашап кит…
Кинәт кенә бүлмә ишеге ачылды. Әнисе икән.
– Йә, син нәрсә? – диде ул кырыс тавыш белән. – Балага йокы алдыннан нәрсә укыйсың? Ә? Тоже миңа педагог!
Мин дә эшне тиз чамалап алдым. Әле соң түгел иде.
Яшь балаларны алып китә язды бүре,
Бик усал ерткычтыр ул, мур кыргыры!
«Мур кыргыры», мин әйтәм, ачу сүзе. «Үлеп бетсеннәр иде» дигән сүз. Ләкин кызым мине тыңламый икән. Әнисенең кисәтүе аны әсәрткән иде.
– Юк-юк, – дип тыпырчына башлады ул, – дөресен укы! Ялганлап укыйсы-ы-ың! – Кызый сузып елап җибәрде.
Мин яңадан, чигереп, дөресен укырга мәҗбүр булдым.
Яшь балаларны ашап китте бүре…
– Ва-а-а-а, – дип бүлдерде кызым. Ул аякларын тибә-тибә елый иде.
– Йә, нәрсә булды тагын, дөресен укыйм бит!
– Жал-ко-о-о-о!
– Кем жалко? Нәрсә булды тагын?
– Зайчаталарны жалко-о-о! Ва-а-а!
Ну, ярый, алга таба кызурак укырга кирәк булыр. Комментарийсыз гына. Әһә, алда «дөнья куйды» дигән сүз бар, сак булырга кирәк.
Күп тә үтми, куйды дөнья әнкәсе,
Тулды күңелем, ничек итеп әйтәсе?
– Тукта-а-а…
– Дөнья куйды – елыйсы килде дигән сүз.
– Юу-ук…
– Тагын нәрсә булды?
– Дөрес укымыйсы-ы-ың! Ва-а-а! Мин беләм, что зайчаталарның әнисе үлгә-ә-ән.
Минем тәмәке кабызасы килә башлады. Йә, ярар, калган дүрт юлны бөтенләй үзгәртеп укырга кирәк.
Килде дә бер явыз… яв…
Килде дә бер язны аучы эт белән
Ат… ата язды аңа мылтык белән.
Кызым тагын тыпырчына башлады.
– Юу-ук, – дип сузды ул. – Дөрес укымыйсың син. Әни миңа кичә иртә белән алай укымады…
Соңгы юлларны укыганда, кызым атакага күчте:
– Мин беләм, что син по-другому укыйсың… Син чтоб мин еламады шулай укыйсы-ы-ың… Ва-а-а… Зайчаталарны волк ашап киткән! Әниләрен охотник пристрелить иткән… Мин беләм, син чтобы мин еламады… Уа-а-а! Ва-а-а!
Минем бала тәрбияләү кичәсе әнә шулай тәмамланды. Әнисе кереп баланы йоклатырга алып чыгып китте. Мин, ачуны кемнән алырга белмичә, аңа кычкырып калдым:
– Мин беләм, чтобы мин тотылды, син ул шигырьне дөресен укыгансың! Ә үзең миңа замечание ясаган буласың!
Ишек аркылы кызның дулаган тавышы ишетелде:
– Сез икегез дә ялганчы-ы-ы… Менә мин волкның зайчаталарны ашаганын назло төштә күрәм… Сами будете винова-а-а-ты… Мин курка-а-ам! Мин сезнең янда ята-а-ам… Уа-а-а! Ва-а-а!
1968