Читать книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев - Страница 24
Хикәяләр
Сәнгать корбаннары
III
ОглавлениеИнде анык кына хәтерләмим, ничәнче ел булгандыр, кырык өченчеме, кырык дүртенчеме, әмма кыш иде, төннәрен тәрәзә карындыклары салкын бураннан зыңгылдап, йөрәк өшеткеч авазлар белән бәгырьне телгәләгән гыйнвармы, февральме иде – тик шунысын төгәл хәтерлим: ул кыш бик салкын, бик тә ач, бик тә өметсез иде. Ике чакрым ераклыктагы җидееллык мәктәпкә иртән барып җиткәнче, бит урталары өши, көн саен өши торгач, бит кутырлый, үлекли, чабата кигән аяклар зәмһәрир салкында бәләк булып ката, ни хикмәттер, аякның гел баш бармаклары өши, алар пешкән чия кебек суланып, мимылдап торалар иде.
– Бөтенесе дә фронт өчен!
– Фронт өчен син нәрсә эшләдең?
Безнең өстебездә бернинди хикәя җөмлә юк, бары тик өндәү һәм сорау җөмләләр генә, авыр йөк булып, безне басып, сытып торалар иде.
– Фронт өчен син нәрсә эшләдең?
Күрәсең, кат-кат өшегән бит урталары, колаклар, аяк бармаклары әнә шул сорауга җавап булганнардыр инде. Фронт өчен без укыдык, өшедек – зарланмадык. Ачыктык – еламадык. Шулай тиеш дип уйладык, чөнки безне иң бәхетле илдә яшибез дип тәрбиялиләр иде. Татар әдәбияты дәресендә шигырь ятлыйбыз:
Су буенда су чәчрәтеп
Уйный балалар,
Су буйларын яңгыратып
Җырлыйлар алар.
Зәңгәр күктән каңгылдашып
Казлар үтәләр,
Ә балалар ул казларга
Яулык селкәләр.
Су буенда җем-җем итә
Май чәчәкләре,
Иркәләнеп үсә майның
Күбәләкләре.
Күк йөзеннән ак чәчәктәй
Кояш нур сибә,
Яфрак ата бакчаларда
Шомырт һәм чия.
Һәр көн шулай – матур яздай
Безнең илебез,
Кайгысыз һәм хәсрәтсез (курсив минеке. – М.М.)
Безнең җиребез.
Нур Баянны шигырь техникасын белмәгән дип кара! Юк, ул шигырь остасы булган. Тик бер генә гөнаһысы бар аның безнең алда: 1937–1938 елларда, бу шигырь язылган чорда, илебез кайгысыз һәм хәсрәтсез түгел иде, илебез кан эчендә иде, маршалларны, профессорларны, язучы, композитор, артист, инженерларны йөзәрләп, меңәрләп аталар иде. Шагыйрь кеше начар шигырь язса язсын, әмма алдамасын.
Ярамый, алдарга ярамый, бигрәк тә – балаларны…
Кырыс, салкын класста «А плюс Б ны квадратка күтәреп» иза чигәбез. Тамак ач. Өченче көн генә бер иптәшебез Муллаянның әтисе үлүе турында военкоматтан хәбәр килде. Муллаян, юньле малай, түбән карап тик утыра. Аңа хәзер «А» да, «Б» да кирәк түгел. Бу хәрефләрне квадратка күтәрергә дә, радикал астына төшерергә дә кирәкми аңа. Ул түбән карап утыра. Ләкин адәм баласы гел кайгыда гына яши алмый. Кыңгырау чылтырый –шатлык. Газаплы дәрес бетте. Класска завуч килеп керде – физика укытучысы, каты йөзле. Белдерү ясады:
– Бүген кич, – диде, – әти-әниләрегезгә, абый-апаларыгызга әйтегез: күрше Казаклар авылы клубында түләүле спектакль була. Фронтка ярдәм максаты белән. Безнең укытучылар коллективы Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасын куя. Билет бәясе – ун сум.
Без гөр-р итеп аваз салдык, кул чаптык һәм завуч чыгып китүгә тынып калдык. Чөнки аның хәбәрендәге ике нәрсәгә килеп төртелдек: беренчедән, ул «әтиләрегез, абыйларыгыз» диде. Алар исә «Ак калфак»ны кайда-дыр – Белоруссия кырларында карыйлар иде инде – без аны гына беләбез. Икенчедән, билет бәясе «ун сум» диде, без кул чабуын чаптык та, ләкин ул ун сумны каян аласың? Әмма минем җан дус – яшьтәшем Габдерәкыйб –төшенкелеккә бирелергә хут куймады:
– Үзебезнең укытучылар бит, билетсыз да керәбез аны, – диде.
Алты сәгать дәресне тәмамлап, без өйләребезгә чаптык: кич күрәсе тамашадан кан җылынган, тамак туйган кебек иде, һәм утыз-утыз биш градуслы суык безгә бөтенләй яз һавасы булып тоелды. Без гел чаптык – ике чакрымны узганны сизмәдек тә. Кичен күрше авыл Казакларда «Ак калфак», анда безнең укытучылар уйный, вәссәлам, без шуны карарга барабыз. Казаклар авылы бездән бер генә чакрым ераклыкта, без аңа элдертеп кенә барып җитәбез, клубка (мәчеткә) керәбез, укытучыларыбыз бездән билет сорап тормый, рәхәтләнеп карыйбыз һәм тагын бер кат вәссәлам!
Пычтык кына каз ите салынган бәрәңге шулпасын тиз генә чөмердем дә урамга ашыктым. Чатта малайлар җыелган иде инде. Тордык да чаптык Казакларга. Кичке ай безнең авыл зираты өстеннән күтәрелеп килә, көчле салкыннан ул үз әйләнәсен, ниндидер бер толып эчендә саклаган сыман, өстәмә бер боҗра белән төреп алган иде.
Без ашыктык, тизрәк Казаклар авылына керәсе, мәчетенә барып җитәсе, шуның эченә кереп рәхәткә-җылыга чумасы да үзебезнең укытучыларыбызны татар бае, хезмәтчесе, бай кызы ролендә күрәсебез килә иде. «Ак калфак»ны безнең укыганыбыз бар иде. Шулай мәктәп-мәчетнең янына килеп җиттек. Салкын, идәннәре чатнап торган өйалдында җиделе лампа яктысында мәктәпнең хисапчысы билет сата, завуч исә, ишек янына басып, шул билетларны тикшереп, почмагын ертып, кешеләрне эчкә уздырып тора иде. Без туп-туры эчкә узмакчы булдык.
Ләкин без беркатлы сабыйлар икәнбез әле.
– Стоп, стоп! – дип туктатты безне каты чырайлы завуч. – Билетларыгыз кайда?
– Абый, без (ул вакытта әле без укытучыларга русча Фәлән Фәләнич дип түгел, гап-гади итеп, абый, апа дип дәшә идек), абый, без…
– Берегез дә кермисез! Никаких «абый»! Ун сумыгыз бармы? Булмаса, моннан таегыз! – Һәм ул шыңгырдатып мәктәп-мәчетнең Октябрь борылышына кадәр үк эшләнгән таза, имән ишеген ябып куйды. Без аптырашта калдык, ләкин әле өметне өзмәдек. Билет белән керүчеләргә комачау итәбез икән, безне өйалдыннан эткәләп чыгардылар. «Ак калфак»ны карарга безнең классташлар күрше авыллардан да килгәннәр икән. Күбесе – акчасыз, театр сәнгатенә мәхәббәттән генә килгән, кереп булмасмы дип килгән. Салкында, каты кар өстендә бераз шаярышып, бәргәләшеп алдык, классташ кызларны кар өстенә төртеп ектык, шундый яшьтә инде без – кызларга мөнәсәбәттә тыныч та кала алмыйбыз, аларны ихтирам да итмибез, яратмыйбыз да. Ләкин болар берсе дә әшәкелек түгел… Кар чип-чиста иде. Аның төсеме? Юк, ул кар ак төстә түгел иде. Бераз яшькелтме ул, әллә бераз гына зәңгәрме? Без бу турыда уйлаштык та бугай, чөнки борынгы, тарихи Иске Му авылы күгенә эленгән айның да төсе хикмәтле иде: йә ул яшел, йә яшькелт-зәңгәр, йә саргылт-яшел… Ул ай ул кичтә бик юмарт, көләч, бай иде.
Без тагын бер тапкыр теге таза ишеккә таба «штурм»га бардык. Өйалдында халык инде азайган, эчтән, җылыдан инде пар чыга, гармун тавышы ишетелә иде. Каткан кулларыбыз белән ишекне ачтык. Әмма ишек бусагасында һаман әле теге таш йөз тора иде. Ул безгә кабат кычкырды: