Читать книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев - Страница 22
Хикәяләр
Сәнгать корбаннары
I
ОглавлениеМең тугыз йөз кырык икенче елның ач җәе иде, без колхоз кырында эшлибез. Ун-унөч яшьлек малайлар – колхозда төп көч. Игеннәр әле өлгермәгән, иң көтелгәне борчак та әле кузакланмаган. Без, үгезләр җигеп, йә фермага юкә миллеге ташыйбыз, йә, иген өлгерешкә дип, әвеннәрне, әвеслекләрне чистартабыз, кыскасы, –эш муеннан. Миңа унике яшь, ачлыктан, йокы җитмәүдән мин бик тилмерәм, йончыйм. Колхоз эшеннән качкалап, «уфалла» арбасы белән урманга барып кайткалыйм, кышка утын әзерләү минем өстә. Иптәш малайларымның кайберсе әтиле. Әтиләре йә өлкән яшьтә, йә сугышка яраксыз булып өйдә калганнар, аларның эш бераз җиңелрәк. Әтиләре сугышта үлгәннәренең яки әле сугышта исән йөргәннәренең дә эшләре җиңел үк булмаса да, хәлләре ярыйсы: аларның гаиләләрен налогтан азат иттеләр. Минем хәл котчыккыч: гаиләдә ирләрдән берүзем, әти «халык дошманы» дип төрмәгә озатылды, хәбәре юк. Мине бригадир да типкәли, үгез җиккәндә матавыкланып озаграк азаплансам, председатель дә яңакка менеп төшә, мин – хокуксыз.
Шулай да бирешмим. Барыбызга да авыр. Мин үземне иптәш малайлар арасында һич тә ким итеп тоймыйм, хәер, аларның берсе дә миңа авыр сүз әйтми. Уйнашабыз, көлешәбез, йөк өстендә кайтканда җырлыйбыз, сәбәбе чыкканда сугышып та алабыз, шундук онытабыз да.
Ач, эссе, хәлсез җәй бара, кырык икенче елның җәе бара… Эшкә иртүк китәбез, көндез кычыткан, алабута ашы ашарга бер сәгатькә өйгә кайтабыз.
Ә беркөнне… Беркөнне… Төшке «аш»ка кайтсам, әни әйтә:
– Әнә анда, клубка, фокусчылар килгән, билет бәясе унбиш тәңкә икән, – ди.
Минем колаклар торды (хәер, унике-унөч яшьтәге мокыт малайларның колагы гел шундый хәлдә була). Фокусчылар? Теге, күкрәк кесәләреннән унар метр лента тартып чыгаручылармы? Пиджак кесәләренә тавык йомыркасы салып, «бер-ике» дигәндә тере чеби чыгарып учларында тотучылармы? Шәһәр күргән өлкәннәр бу турыда безгә әллә никадәр сөйләгәннәр иде элек, сугышка кадәр.
Минем тамак төбе җыерылды, күзләремә яшь килде. Әни, ара-тирә урманга барып, каен җиләге җыя һәм урмансыз авылларга илтеп саткалап кайта да җыелган акчасын налогка түләп бара иде, һәм мин аннан унбиш сум акча сорый алмыйм, сорарга хакым да юк иде. Хәер, сорасам да бирмәс, аның кадәр акчасы булса, бүген үк налог агентына илтеп бирер иде ул аны. Чөнки налог түләүнең вакыты чыга барган саен, проценты арта бара иде. Мин, күзләремә яшь тыгылган көе, әни аш бүлгәнче дип, клуб капкасына киттем (клуб белән безнең койма уртак). Капка баганасына, чыннан да, иске обой кәгазенең арт ягына шәмәхә кара белән язып белдерү эленгән иде. Русча. «Фокусы и развлечения. В программе: пропажа чайного стакана; тайны домашней табуретки…» Тагын әллә ниләр, мин исә шуларын гына хәтерләп калдым. Ул арада клуб ишегеннән ике ир килеп чыкты, юнылган-шомартылган чыраны кара савытына манып, обойга өстәп яздылар: «Начало в 20 ч.». Һәм, шуны язганда, багана янында басып торган, чебиләгән аяклы, җитү чәчле, тырпайган колаклы, ябык, ятим чырайлы бер малайга игътибар иттеләр. Малайның күзләрендә яшь иде. Ул мескен малай мин идем.
– Мальчик, очень хочешь смотреть фокусы? – дип дәште миңа абзыйларның яшьрәге, әллә ниткән бәйләгән күлмәк, хикмәтле сыр-сыр чалбар кигәне. Аңа утызлар булыр, нишләп сугышта түгел икән ул?
– Хочу, – дидем мин, түбән карап, чүт кенә «хотю» дип әйтмәдем.
– Ә акчаң бармы соң? – диде өлкәнрәге, сакаллысы.
– Юк, – дидем мин, иякне күлмәккә үк терәп. – Минем әти юк, әни генә (русчаны рәхәтләнеп ватам, алтынчыга күчтем бит!).
– Ә фокусларны бик тә күрәсең киләме?
– Бик тә…
– Ә акчаң юк инде, ийеме?
– Акчам юк.
– Нишлибез инде, Боря? – дип, яшьрәгенә дәште сакаллы. – Малайның бит безнең фокусларны бик тә күрәсе килә икән. Нишлибез, дим, Борька?
Бәйләгән күлмәк бераз уйга калгандай итте.
– Ярдәм итәргә кирәк, Гера, – диде. – Тем более әтисе дә юк икән…
Һәм алар мине клубка чакырдылар, эссе кояшлы якты көн уртасында клуб эче караңгы, ятим, шомлы булып тоелды. Анда куркыныч иде.
– Менә сезнең өйдә шундый стакан бармы? – Борис дигәне миңа кырсыз, яшькелт пыялалы бер стакан күрсәтте.
– Бар! Бар! – Миңа хәл керә башлады. Мондый стаканнарны сугыш вакытында мари пыяла заводыннан юнәтеп, шәһәр кешеләре авылдан авылга сатып, онга, бәрәңгегә алмаштырып йөриләр иде. – Бар! – дип, тагын әтәчләндем мин.
– Менә сиңа контрамарка, – диде Борис, – ә калганын сиңа Гера өйрәтер. – Һәм ул минем учыма кош теледәй бер зәңгәр кәгазь салды. Анда әллә ниткән номерлар, «ряд», «место» дигән сүзләр бар иде. – Сездә монда номер сугып булмый, алдан өченче рәткә иптәшләрең белән кереп утыр, алданрак кил, – диде.
Сакал исә мине бер читкә алып китте дә минем төп бурычларымны аңлатырга тотынды. Бөтенләй үк аңлап бетермәсәм дә, мин «да… да…» дип тыңладым, аңларга тырыштым.
Бурыч моннан гыйбарәт: Борис белән Гера сәхнәгә чыгалар да мендәр тышы белән ниндидер фокуслар ясыйлар. Арадан берсе шул мендәр тышына яшел стаканны тыгып, сәхнәдән халык өстенә селки. Мендәр тышын сыпырып карасалар, стакан анда инде юк. Шуннан болар халыкка бәйләнәләр: сездә генә, давай, ник яшердегез, барыбер табабыз, диләр. Шулай бәхәсләшә торгач, өченче рәттән берничә малайны, тентергә дип, сәхнәгә чыгарып тезәләр. Мин өйдән үк чалбар кесәсенә үзебезнең стаканны тыгып кергән булам. Тентү вакытында бу стакан табыла, һәм, теге малайларны төшереп җибәреп, мине алып калалар. Сәхнәгә бер урындык чыгарып куялар. Миңа шунда утырырга кушалар. Мин утырыйм дигәндә сискәнеп сикереп торам. Шулай ике тапкыр. Өченчесендә инде мин урындыктан атылып, сәхнә кырына сөрлегеп барып төшәргә тиеш. Стаканны яшереп утырган өчен, алар мине әнә шундый сорау алуга дучар итәләр һәм шуннан соң мине, азат итеп, урыныма төшереп җибәрәләр… Ләкин моны берәүгә дә сөйлисе түгел. Серне бары тик егерме биш елдан соң гына ачарга мөмкин…
…Ул көнне төштән соң сәгатьләр бик акрын узды. Үгезләр дә акрын йөрде. Сүз бары тик кич булачак тамаша хакында гына барды. Мин, үз эчемә дөньяның бик бөек бер серен сеңдергәнгә горурланып, моңа чыдый алмыйча иптәшләр арасында көлдем, уен-көлке сөйләдем, арбада утырып барганда, гел җырладым. Тизрәк кич җитсен иде. Җитсен генә иде…
Ул көнне без эштән иртәрәк кайттык, бригадир да моңа әйбер әйтмәде. Аның да шунда ук барасы бар бит. Алабута яфрагы салып пешергән умачлы шулпаны шаптыр-шоптыр китереп чүмердем дә, теге стаканны кесәгә тыгып, клубка элдерттем. Ишек яны тулы халык, Борис дигәне билет сата, Сакал, шуларны ертып, кешеләрне уздырып тора. Мине тиз таныдылар.
– Третий ряд, проходи, – диде Сакал, минем контрамарканы карап тормастан. Кесәнең бүлтәеп торганына җәлт кенә карап алды. Керсәм – өченче рәттә гел малайлар. Кергәндә, аларга да «өченче рәт» дип әйтеп торганнар икән. Бәхет ташып торганга чыдый алмыйча утырам. Башка әллә нинди уйлар килә. Әйтик, менә хәзер мин киреләнеп өйгә кайтып киттем ди. Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» әсәрендә спектакль алдыннан гына кулак кызы Зоя шулай итә бит әле. Болар нишләр иде икән?
Ул арада ишекне яптылар, соңга калып килүчеләр булса дип кемгәдер билетлар сатарга ышандырып, Борис белән Гера сәхнәгә менеп киттеләр, һәм хикмәтләр башланды. Күкрәк кесәсеннән унар, егермешәр метр лентаны ике-өч тапкыр гына чыгардылар. Ул сиңа пычакны тамак төбенә кадап бетерү кирәкме, ул сиңа бер кесәгә салган чәч тарагын үзенең ботинкасы эченнән алу кирәкме…
Әмма иң кызыгы яшел стакан белән ясалган фокус булды.
Стакан юкка чыккач, безне – әле бер сәгать элек кенә үгезләрне туарган малайларны – Муллаян, Мансур, Габдерәкыйб һәм мине сәхнәгә бастырдылар. Тентү башланды. Кайсысыныңдыр кесәсеннән кипкән ат тизәге чыкты, тентүче Сакал беразга телсез калды. Халык исә моңа аптырамады, безнең авылда элек-электеннән килгән бер ышану бар: яныңда ат тизәге булганда, сине берничек тә сихер алмый. Шулай ат тизәге минем иптәшләрне коткарды, әмма минем кесәдән «теге» стакан чыккач, халык «аһ!» дип куйды, зал шым калды. Залда чебен очканы ишетелер иде.
– Так, – диде Сакал зур тантана белән, – так. Ә сез, барыгыз, төшегез. Без бу иптәштән сорыйк әле, ничек итеп безнең стакан аның кесәсенә кергән?
Гаҗәпләнүдән шәмрәйгән малайлар, өрлегә-сөрлегә, түбәнгә төшеп киттеләр.
Спектакльнең калган өлешен мин гадәттән тыш шәп башкардым. Урындыктан очтым да киттем, очтым да киттем. Халык гөж килде, кычкырдылар, кул чаптылар, көлделәр.
– Түк бар анда! Түк! Иликтер түге! – дип аңлатты тимерчелектә эшләүче агай. – Шул сикертә аны! Ник аптырыйсыз? – дип, берөзлексез кычкырды ул.
Мин бәхетнең иң югары баскычына менеп утырган идем, фокусларның калганнарын карарга минем көчем җитмәде.
Тамаша бетеп урамга чыккач та, мине олылар тиз генә ычкындырмадылар:
– Стакан кесәңә кергәнне сиздеңме?
– Әллә аны, сәхнәгә менгәч, сиздермичә кесәңә салдылармы?
– Урындыктагы иликтер түге авырттырамы?
– Яшен суккан кебек итәме?
Олылардан соң иптәш малайлар белән генә калдык. Алар да шулай, ләкин тагы да тәфтишләбрәк сорашты-лар. Без аерылышканда, офыкта таң кызыллыгы сизелә иде. Үзем генә калгач, мине кинәт кенә кара кайгы басты: мин бүген бөтен авыл халкын алдадым. Мин иптәшләремне алдадым. Мин – ялганчы. Мин – алдакчы. Мин авылым алдында гаепле.
Ләкин бит минем әтием юк, әниемнең исә миңа бирерлек унбиш сум акчасы юк, ә минем чын фокусчыларны, фокусларны бик тә, бик тә күрәсем килә иде. Гаеплеме мин? Гаеплеме?
Таң кызыллыгы әллә инде минем битемнең күктә чагылышы…
Безнең бакчага куе булып чык төшкән, дөньяны үлән, бәрәңге яфрагы, кычыткан исе баскан, кичке чикерткәләр тынып калган иде. Мин, әнине уятмас өчен, печәнлеккә генә менеп йокыга изелдем.
Гаҗәеп матур төш күрдем: имеш, мин Казан дигән зур шәһәрдә, циркта утырам икән. Үзем тамаша карыйм, үзем умырып-умырып ак күмәч ашыйм, кулымдагы зур савыттагы тәмле сөткә күмәчне манып ала-ала лычкылдатып ашыйм. Ә сәхнәдә ике ир кеше һәм бик матур ике яшь кыз мендәр тышлары селкеп уйныйлар, ул мендәр тышларыннан яшел стаканнар очып чыга, һәм аларның барысы да ничектер минем үкчәгә тып та тып килеп бәрелә, ә теге кызлар миңа ачуланалар, төртеп күрсәтәләр, имеш…
«Тор, бала, тор, эшеңә соңга каласың» дигән тавышка уянып китсәм, әни, печәнлек баскычына баскан килеш үрелеп, минем үкчәләрне селкетеп, мине айнытып маташа икән. Авызым тулы су иде.
Ул көнне эштә мин күңелсез, боек йөрдем. Теге гаебем мине гел эзәрлекләде. Нишлим соң? Сәхнәне бик яратам бит мин. Яратам бит.
…Теге серне миңа егерме биш елсыз ачарга ярамый дигәннәр иде. 1992 елда аңа инде илле ел тула икән. Бүген мин аны соңга калып булса да ачам. Бәлки, күңелгә җиңелрәк булып китәр.