Читать книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев - Страница 14
Хикәяләр
Мыштым
ОглавлениеУл көн бик салкын иде, балалар андый көнне иртүк торалар, чөнки радиодан хәбәр тыңлау кызык: «Ата-аналар һәм мәктәп директорлары игътибарына…». Дөрес, мәктәпкә барасы килә, әмма шунысы рәхәт: әлеге «ата-аналар һәм мәктәп директорлары» диюгә, бер туарылып аласың. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе зур: температура фәлән булса дип радиодан әйтәләр икән инде, көт тә тор – температура әнә нәкъ шул фәлән була. Кызу-кызу барып юрган астына кереп ятасың да татлы бер киерелү белән киереләсең… Һай, рәхәт бу дөньяда яшәү! Әмма озак ятып булмый, чөнки юрган астында узган гомер – әрәм гомер. Балаларныкы гына түгел, зурларныкы да әрәм, бер дә шиксез әрәм.
Ул көнне дә шулай булды: мәктәпкә баруын бармадылар, уенга чыктылар. Сигез тулып унбиш-егерме минутта егерме квартиралы подъездда кат саен балалар кыштырдаша. Соңгы көннәрдә салкыннар бик еш кабатланганлыктан, балалар моңа инде ияләнеп тә килә, рәтен дә беләләр сыман иде: тәрәзә төпләренә җыелышып утыралар да китап укыйлар, көнбагыш ашыйлар, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә, кичәге мультфильмның эчтәлеген сөйлиләр, чыштыр-чыштыр әүмәкләшеп, төрткәләшеп тән дә җылытып алалар иде. Әмма бүген алай булмады.
Булмады. Подъезд тормышы иртүк үзгәрде, башка көндәгечә булмады…
…Аңа шундук Тишка дип исем куштылар. Чөнки үзен бик тыныч, әйбәт тота иде. Муенында галстук сыман кара юл да бар икән. Әтисеннәнме ул, әнисеннәнме, бу тирәдә андый ак этнең әлегәчә күренгәне юк иде. Җыйнак кына гәүдәле, беренче класс укучыларының портфеле биеклегендәге бу пычрак эт авырый иде булса кирәк. Аның кайчандыр ап-ак булган тиресе керләнгән, күз кырыйларында керфекләре ябышкан, янбаш сөякләре беленеп тора иде. Тишка килеп кергән көннән башлап подъезддагы тормыш бөтенләй үзгәрде. Беренче көннәрдә Тишка белән балалар гына шөгыльләнде: батарея янына бер кызның гамәлдән чыккан мутон якалы пальтосын җәйделәр. Кайсыдыр квартирада әтисе дә, әнисе дә эшкә киткәч, әби базарда вакытта су җылытканнар да, зур табак белән су эченә бастырып, Тишканы юганнар. Моны иң өстәге – бишенче каттагы мәйданчыкта эшләделәр, бала-чага күп булды, чөнки ул көнне дә радиодан «ата-аналар һәм мәктәп директорлары игътибарына» теге хикмәтле сүз әйтелгән иде. Югач, Тишка чистарып китте, күзләре ачылды, балаларга рәхмәт әйткән сыман дерелдәп, су бөртекләрен очыртты да шыңшып алды һәм мутон якалы пальто өстенә килеп басты. Аннан утырды. Аннан Тишкага сый-хөрмәт башланды. Аңа җылы сөт бирделәр, теле белән лепердәтеп ул аны бик тиз юк итте, койрыгын болгады. «Әле мин сезне юындыру-чистарту кебек юк эш белән генә йөрисезме дисәм, сез тамак ач икәнен дә белдегез» дигән сыман, ул балаларга мөлдерәтеп карады. Аннан, батареяга аркасын терәп, дүрт аягын таратып, башын ташлап ятты. Аның авыз кырыйларыннан кара күн җөй сузылган, аскы иренен басып казык теше чыккан иде.
– Йокласын! Таралыйк… Ял итсен, – диде балаларның зуррагы.
Балалар теләр-теләмәс кенә таралыштылар, тышта коточкыч салкын, ә өйдә күңелсез иде, әти-әни эштә, ә әбиләр гел өйрәтәләр, гел ачуланалар… Шуңа күрә өйләренә таралуга, озак та үтми, балалар берәм-берәм бишенче катның мәйданчыгына менгәләп төштеләр. Кичке якка таба Тишканың алдында инде ике-өч конфет, печенье, колбаса, сыр кисәкләре ята иде. Тишка йоклады да йоклады.
Икенче көнне иртән подъездда коймак исе таралды, ял көн иде, сәгать тугызларда хәрәкәт башланды. Тишканы олылар да күреп алды. Көне буе подъездда тавыш ишетелеп торды. Әбиләр балаларны ачуландылар:
– Эткә конфет бирәләрмени?
– Эткә печенье бирәләрмени?
– Ул пәлтәнең нигә алай драплы ягына яткырдыгыз? Әйләндереп җәяргә иде.
Һәм башкалар. Каршыдагы кибеттән бер әби эт өчен махсус колбаса алып керде.
– Аның тешләре сызлыйдыр, каты әйбер бирмәгез, –дип, балаларны орышты да Тишканың алдына «Докторский» колбаса телемнәрен куйды. Эт кабаланмыйча гына башта бер телемгә үрелде, иснәп карады һәм әкрен генә эләктереп, әкрен генә чәйнәп йотты да тагын барып ятты, күн кырыйлы авызын ярым ачып, башын тәгәрәтеп йоклаган сыман хәлдә калды.
– Әйттем бит, – диде бумази туфли кигән әби, – әйттем бит: аның тешләре сызлый. Салкын тигән аңа. Әнә күрдегезме, нинди әйбәт тәрбия алган ул: комсыз түгел. Хуҗалары елый-елый эзлидер әле бичараны. Китегез, ял итсен, тимәгез…
Кичен Тишканың алдында кайнар өчпочмак, кыздырган балык һәм май яккан булка кисәге ята иде. Әмма Тишка һаман йоклый иде әле. Бераздан ике әби этне уяттылар да, көчләп дип әйтерлек, аңа сөт эчерделәр.
– Мәтрүшкә белән кайнаттым, – диде бумази туфлиле әби, – шуңа өнәп бетерми ул аны.
– Шалфей да кушасың калган, – диде алтын алкалы, башы тулы шпилькалы әби, – аның тамак бизләре шешкән булуы мөмкин.
…Иртәгесен көн бераз сындырган иде, балалар мәктәпкә киткәнче барысы да Тишканың хәлен белделәр. Кичәге ризык менә мондый хәлдә иде: өч телем «Докторский»дан бер телеме калган; өчпочмак сүтелгән, бәрәңгесе белән камыры гына калган; балыкка кагылмаган.
Балалар, мәктәпкә барганда, үзара килешү төзеделәр. Килешү ике пункттан тора иде:
1) Беркем дә, Тишка терелгәнче, аның барын күрше подъезд балаларына әйтми; 2) Тишка чираттан йөреп йоклый. Мәсәлән, бүген ул дүртенче катка төшерелә.
Әбиләрнең исә, балалар киткәч, куллары бөтенләй бушап калды. Шпилькалы әби иртүк бумази туфлилегә керде.
– Базарга барышым, – диде ул, – ачкычымны сиңа калдырыйм, килен төнге сменадан кайтырга тиеш. Җелекле ит алып кайтып шулпа ашатыйм дим. Бәлки, рәтләнер…
– Бик әйбәт, – диде бумази туфлиле әби, – алайса, иртәгә мин барырмын. Мин әле аңа бавыр пешереп йөрим. Андыйга кайнар бавыр бик килешә инде.
Сүз Тишка турында бара иде.
Ул көнне кич Тишка дүртенче катка күчерелде. Яшел драплы кызлар пальтосын урынында калдырдылар, чөнки дүртенче катның батареясы янына искергән, сүсәргән атлас тышлы балалар юрганы җәелгән иде. Дүртенче кат Тишканы тавык шулпасы, скумбрия консервысы белән сыйлады. Әмма дүртенче каттагы пенсионер бабай Тишканың яту режимына үзгәреш кертте: эткә һәркемнең ишек төбенә үзе теләгән вакытта килеп ятарлык шартлар тудырырга; моның өчен һәркем ишек төбенә калынрак әйбер – сукно кисәгеме, фланельме җәяргә. Пенсионер бабай бу турыда дүрт кат кешеләрен дә кисәтеп чыкты (бишенче катка менәргә хәле җитмәде, йөрәге кага башлаудан шикләнде).
Кичке якка мәсьәләгә өченче катта яшәүче кешеләрдән бер яшь ханым катнашты.
– Беркайчан да эткә майда ясалган консерва бирмәгез, – диде ул. – Иң әйбәте томатлы скумбрия.
Чыннан да, Тишка томатлы балыкны яратып ашады. Тик тавык шулпасын гына кайнар көе ашый алмады, эт дисәң эт шул, кадерен бетереп, суытып ашады.
Бер атна дигәндә этнең бөтен рационы инде эшләнгән, кагыйдәләр ныклап урнашкан иде: эткә ашарга бирүне бары тик олылар гына башкара; һәр катның баскычы борылып киткән урындагы ишек төбенә этне яткырмаска, йөгереп төшкәндә балалар аның койрыгына басулары мөмкин; каты ит бирмәскә, скумбрия урынына Тишкага «Тунец» яки «Сайра» бирергә һ. б., һ. б.
Өстән аска таба чират буенча икенче тапкыр төшеп килгәндә, Тишка мөстәкыйльләнә башлады. Көненә әллә ничә ишек төбенә килеп ята, йоклап ала. Ашау урыннары да күбәйде. Шпилькалы әби, бумази туфлиле әби һәм пенсионер бабай аның янына, «теләсә нәрсә ашатып авыру йоктырырсыз» дип, балаларны якын җибәрмиләр, эт тулысынча алар карамагында иде. Тишка тазарды, янбашлары түгәрәкләнде, тиресенең йоннары елкылдый башлады.
Ә беркөнне Тишканың «Үәү!» дигән тавышы чыкты. Ул көнне шпилькалы әби бәйрәм итеп Тишкага сервелат колбасасы бирде: әбинең инженер малае кичә генә Мәскәүдән командировкадан кайткан иде.
Бераздан этнең «Үәү!» дигән ачы тавышы ешрак ишетелә башлады. Аңа ияләнделәр, подъезддагы шатлык урамга чыкты, инде теге сер дә ачылган, Тишка янына бөтен йорт балалары кереп йөри иде.
Ә беркөнне… Беркөнне Тишка шпилькалы әбинең оныгы – инженер улының бердәнбер кызы Ленаның итәгенә ябышкан. Лена чырыйлап кычкырган тавышка ишекләр ачылды, халык җыелды. Тишка, сыңар күзен өскә калдырып, башын тәгәрәтеп, атлас юрганы өстендә ята, Лена елый иде.
Ленаны башта үз әбисе, аннан пенсионер бабай ачуланды.
– Үзең гаепле син, Тишка андый түгел, – диделәр.
Лена акланмады, мысык-мысык килеп елады. Әбисе аны алып кереп китте.
Әмма икенче көнне иртән Тишканың көр тавыш белән һавылдап ук өргәне, кемнеңдер карлыккан мырылдавы, йөткерү, гырлау авазлары ишетелде. Тагын ишекләр ачылды, тагын халык җыелды. Балалар йокыда, кышкы каникул вакыты иде.
Җыелсалар күрәләр – пенсионер бабай басып тора. Кулында буш чиләк, чүп түгәргә чыккан икән. Иске пальтодан, ямьсез бәйләгән башлыктан. Тишка әллә шуны, искене яратмаганмы – өреп бабайга ташланган. Бабай аптырап басып тора – кулында буш чиләк, чалбарының бер балагы, тездән өзелеп идәнгә салынып төшкән, аңа әбиләр алдында уңайсыз, чөнки чалбар астыннан күренеп калган ыштан бик үк чытыр ак түгел. Шайтан, кичә мунчага бара алмады шул, Тишкага «Сайра» эзләп йөреп…
Тишка исә, саргылт очлы тешен кара күн ырмавына бастырып куйган да тәгәрәп ята, күзен ярым ачып күзәтә һәм мыскыллы елмая сыман: «Килешеңне кортып иске киенеп йөрмәссең тагын. Пенсияң – йөз тәңкә, чүп түгәргә чыкканда ни өчен ямьсез булып чыгарга?»
Бер сүз әйтмичә таралыштылар. Әмма төн уртасында тагын эт тавышы ишетелде, подъездда ыгы-зыгы башланды. Фигуралы шуу буенча тапшыруны карап утырган тыныч халык тагын подъездга агылды: Мәскәүдән командировкадан кайткан инженер өченче кат белән дүртенче кат арасында батарея янында басып тора, ләкин, ни гаҗәп, аның да чалбарының бер балагы тездән өзелеп, сыдырылып төшкән иде. Анысы шундый суыкта бер кат чалбар белән йөри икән тагын, ай бу яшьләрне…
…Шул төннән соң Тишка юкка чыкты. Аны теге инженер урамга куып чыгарган, типкәләп озаткан, диделәр. Ишек яннарындагы чүпрәкләр, киезләр дә җыеп алынды. Кыздырылган бавыр исләре дә сизелми башлады, пенсионер бабай да чүп түгәргә чыкканда инде теге ямьсез башлыкны кими иде.
Кышкы каникул бетүгә, тагын салкыннар башланды. Диктор тагын берничә көн рәттән «ата-аналар һәм мәктәп директорлары» дип белдерү ясады. Инде монысы артык иде, каникулдан соң мәктәп сагындырган иде. Ниһаять, беркөнне өлкән класс балаларына мәктәпкә барырга рөхсәт иттеләр. Температура егерме сигез градус кына иде.
Пенсионер бабай белән бумази туфлиле әбинең оныклары (ул малайлар икесе дә алтынчыда иде), иртән укыр-га барганда, мәктәпкә күрше бер өй янында Тишканы күреп алдылар. Тишка ябыккан, күзләре ябышкан, янбаш сөякләре чыккан, бик пычранган иде. Суыктан ул дер-дер килә, бер подъездның ишеге төбенә баскан да күзләрен йомган, шыңшып ала, кешеләрдән ярдәм сорый иде.
Янында ике әби – берсенең сөт алып кайтышы, икенчесенең буш сөт шешәләре тотып барышы – үзара сөйләшәләр иде:
– Бичара… Бу суыкта ничек чыдарга кирәк. Хәзер мин аны алып кереп сөт җылытыйм да…
– Шулай итә тор. Минем дә үрдәк шулпам бар…
Сөт күтәргән әби, ишекне ачып, Тишканы эчкә озатты…
1976