Читать книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев - Страница 4
Хикәяләр
Галиябану
ОглавлениеБу көнне халык ай ярым көтте. Кемнең кайсы рольне, нәрсә киеп уйнаячагы, кайсы пәрдәдә нәрсә булачагы барысы да мәгълүм иде. Чөнки авыл халкы, кечкенә клубта репетиция барганда, ай ярым буе актив катнашты, киңәшләр бирештеләр, колхоз хисапчысы Фәсхине инде – Исмәгыйль, укытучы Алсуны Галиябану дип кенә йөртәләр иде. Утыз йортлык авылда өй эченнән спектакльгә кешесе катнашмаганнар, самовар, читек, камзул, себерке күтәреп килеп, сәхнәне әзерләштеләр, клуб янындагы өйдә Галиябануны бөтен авыл хатыннары җыелып бизәндерде.
Спектакльгә ферма каравылчысы Газизулла белән сукыр Миңсафа карчыктан башка бөтен кеше килде. Мич артында, сәхнә буенда, тәрәзә төпләрендә балалар сырышкан, инә төртерлек тә урын юк иде.
Спектакль шома барды, суфлёр тавышын уйнаучылардан берәрсе ишетми торса, залда утыручылар әйткәләп җибәрә тордылар. Тик соңгы пәрдәдә Фәсхинең бер атна буе эш ташлап РТС мастерскоенда ясап яткан алтатары гына спектакльне бозды. Ягъни, Фәсхи шырпыны сызуга, алтатарның көпшәсенә төйгечләгән кәгазе чыгып китте. Моннан соң инде шарт итеп ату турында уйларга да ярамый иде, һәм көпшәдәге дары чыжылдап янып та бетте. Фәсхи, бөтенләй өметсезлеккә бирелеп, суфлёрга пышылдады:
– Чукынып кына китсен, шартлатып булмады, нишлибез?
Халык, моны ишеткәч, тетрәнеп, тынсыз калды. Ләкин берничә секундтан арттагы рәттә тавыш куптардылар:
– Гыйлемҗанга йөгерергә кирәк!
– Гыйлемҗан кайда, чык әле, тиз бул!
– Аның өе ерак бит, Нурида да бар ул!
– Чыксын, чыксын, Гыйлемҗанны чакырыгыз!
Иң алгы рәттә, куян мамыклы шәл бөркәнгән хатынына сыенып, тальян гармунын тоткан аучы Гыйлемҗан утыра иде. Эшнең төбен аңлап алгач, гармунын хатынына бирде дә артка таба кузгалды. Сәхнәдә Хәлил егыла алмый калган иде, шул хәлдә пәрдәне яптылар.
Сәхнәгә ирләр җыелды. Алтатарны әйләндерә-әйләндерә карадылар, Фәсхигә киңәшләр бирделәр. Берәүләр, Гыйлемҗан озак торса, дары урынына шырпы күкерте генә салырга кирәк, диделәр. Аста утырган хатын-кызлар, кечкенә балаларын җитәкләп, клуб артына барып килделәр.
Бер янчык дары күтәреп Гыйлемҗан килеп җиткәндә, клубта булган бөтен кешенең шырпыларын кырып, алтатарны корып куйганнар иде инде. Пәрдә ачылганчы дип, ашыга-ашыга, дәррәү түбәнгә төшеп киттеләр. Ыгы-зыгы арасында кемдер Фәсхинең кабызырга тиешле шырпысын алган икән, пәрдә ачылуга:
– Фәсхеттин, мә шырпыңны, – дип, сәхнәгә ыргытты.
Фәсхи шырпыны сызды. Шартлау тавышына кечкенә балалар сискәнеп киттеләр, Хәлил дә сузылып барып төште. Кайсысыдыр халыкны тынычландырды:
– Үлмәде ул, үлмәде, ядрәсе юк аның!..
Спектакль беткәндә, халык:
– Рәхмәт төшсен сезгә, артистлардан да яхшы уйнадыгыз, – дип таралды.
1967