Читать книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев - Страница 17
Хикәяләр
Бер моң
I
ОглавлениеБу хикәяне язарга мин күптән хыялланып йөри идем. Язар өчен башта шартлар эзләдем. Үземнең шәһәрдәге квартирамда, гадәти өстәл янында утырып, берничә тапкыр тотынып карадым – хикәянең исемен таба алмадым. Исеме табылмаган хикәя – хикәя түгел. Бу хакыйкатьне язучы гына түгел, укучы да белә. Хикәя шулай тумыйча калды. Аннан соң мин җәйге ял вакытында үзем укыган, яшәгән урыннарга кайтып йөрдем. Без укыган мәктәп бинасының инде нигезе дә калмаган, аны сүткәннәр, ул урынны сөргәннәр, хәзер инде ул урын иген басуы да түгел, юл да түгел, анда хәтта әрем дә үсми, анда бозау да арканламыйлар, ул урынны тракторлар, йөк машиналары ермачлап бетергән, һәм анда, бу дөньяда бер нәрсәнең дә мәңгелек түгеллегенә куелган һәйкәл кебек, ДТ-54 тракторының кызгылт-кола ватык кабинасы җиргә кереп каткан да вәссәлам!
Шулай итеп, ул урыннарда истәлек яңартып, картлар теле белән әйткәндә, яшьлек эзләре буйлап йөрүләр берни дә бирмәде һәм хикәяне яза башлар өчен бердәнбер чара – замандашым Мөхәммәтханны эзләп табып, күрешеп сөйләшү генә калды, соңгысы исә иң уңай чара, чөнки Мөхәммәтханның туган авылын ук белмәсәм дә, чама белән ягын, төбәген белә идем. Утыз ике ел күрешмәгән булсак та, мин беләм: Мөхәммәтхан әйбәт, ипле, нык яшидер, әгәр берәр явыз авыру килеп чыгып аны бәреп екмаса, әлбәттә, эшлидер, эшендә ул мактаулыдыр, кешеләр арасында аның абруе зурдыр; аның үз хуҗалыгы да тәртиптәдер; һичшиксез, аның ишегалдында рәшәткәле бакча бардыр, ул бакчада яшелчә, җиләк-җимеш, гөлләр үсәдер, ул бакчаның рәшәткә башларына кибәргә дип сөт чүлмәкләре эленгәндер, ә бер урында Мөхәммәтхан каккан чөйгә аның хатыны, марляга төреп, саркырга эремчек элеп куйгандыр, ишегалдының бер почмагында цемент эретмәсеннән җиргә батырып тагарак куйгандыр, аннан йорт кошлары су эчеп китәләрдер, чолан ишегенең яңагына электр кыңгыравының төймәсе куелгандыр. Мөхәммәтханның уллары яки кызлары үсеп җитеп, кайсы институтта, кайсы колхоздадыр, өйләнгәне, кияүгә чыкканы бардыр, аерым яшәгәннәре ике көннең берендә аның янына кирәк-ярак сорап киләләрдер, ә ул, саргылт кашлары астыннан тыйнак кына елмаеп, аларның бер генә йомышын да кире какмыйдыр. Аның хатыны бик эшлекле генә, юантык кынадыр, һәм ул хатын, мөгаен, Мөхәммәтханны юашка санап, «бу семьяның тоткасы – мин» дип ышанып яшидер һәм вакыт-вакыт иренә җитәкчеләрчә юнәлеш биреп торадыр…
Аннан, Мөхәммәтхан, ял көннәренә туры китереп, үзенең шәһәрдәге улына яки кызына барып кайтадыр, кышын ул зәңгәр драплы, каракүл якалы пөхтә пальтосы өстеннән соры плащ киеп, ул плащның путасын артка тарттырып бәйләп куядыр һәм, ат җиктереп, берәр малайдан үзен станциягә илттерәдер. Аның күн сумкасында шәһәрдәге улына яки кызына берәр каз, ике литрлы банка белән каймак буладыр… Ә җәй көне ул шәһәрдән идән буявы, яхшы өтерге, фәлән-төгән күтәреп кайтадыр, станциядән җәяү кайтканда, әрсезләмәс өчен, чалбар балагын оекбаш эченә җыеп кыстырадыр…
Барырсың, күрешерсең, һәм мин белеп торам: егет белән кыз шикелле, без бер-беребезне кочаклап алырбыз, дөнья мәшәкатеннән инде бераз коргаксыган арка-сөякләребезгә дың-дың китереп бәргәләп, үзебезнең сагыну хисләребезне белдерербез, һәм, шактый вакыт бер-беребезне карап сөйләшә алмыйча торгач, Мөхәммәтхан өенә керергә чакырыр, бик пөхтә итеп җыелган чолан яки өйгә кергәндә, тыз-быз йөргән хатынына ул мине тәкъдим итәр:
– Менә, – дияр, – утыз ел… Юк, алай гына түгел… Утыз ике ел күрешмәгән сабакташым килде. Менә, – дияр, – таныш бул: бу – минем тормыш иптәшем (Хәнифә, Наилә, Сәлиха һ. б.) була. Ә монысы – бергә яшәдек, хәзер – язучы, теге өченче ел укыдык бит әле китабын, шуны язучы, сабакташ…
Ә миңа кыен булыр, чөнки табигать мине гаилә-көнкүрешкә кагылышлы мәсьәләләрне алдан сизүдән мәхрүм иткән дә, шуның бәрабәренә бик вак, кирәксез мәсьәләләрне сизү сәләте белән бүләкләгән. Менә аның хатыны бүген ду-чат килеп күмәч изәргә, кичен сепаратны көйләп сөт аертырга, аннан мунча идәннәрен юып алырга уйлап куйгандыр, иртәгә кичкә кияү белән кызны чакырып алмакчы булганнардыр, нәкъ шул вакытта бер дә кирәксезгә «сабакташ» исемле берәү килеп чыга, синең планнарыңны сүттерә, шулай да әлеге тормыш иптәше елмайган булып сиңа карап-карап ала…
– Әйдә, өйгә узыгыз, – дип, өй ишеген ача, үзе эченнән уйлап куя: «Утыз ике ел синсез яшәгән идек әле, каян килеп чыктың аяк арасына кыл сыймаган вакытта… Аракы өмет итеп кермәдеме икән? Куна калса ни хәл итәрсең?» – Әйдә, узыгыз, әнә түрдән узыгыз…
Шул вакытта Мөхәммәтхан хатынына карап алса, һәм хатыны шулвакыт: «Унынчыны бетергән кызга пальто аласы идек бит, тагын дүрт сум унике тиен китәмени инде, ну шушы эшсез гулять итеп йөрүчеләрне…» – дип, минем турыда начар уйлап куйса…
Юк, мин андый «көнкүреш гаебе»н күтәрә алмаячакмын. Һәм мин ул очрашудан соң хикәя дә яза алмаячакмын. Бәлки, алай булмас та, бәлки, Мөхәммәтхан, хатыны, мин рәхәтләнеп сөйләшеп бер чәй эчәрбез, гөрләшербез, серләшербез, әмма кичке якта, көтү кайта башлагач, аның хатыны сәгатькә карап алыр, ыгы-зыгы килер, һәм мин үземне бу йортта артык кеше итеп сизәрмен. Юк, хикәя язу өчен очрашу мәҗбүри түгел. Мин шулай уйладым да зәңгәр урманнар артына, Мөхәммәтхан яшәргә тиеш булган моңсу, юаш рәшә сөременә күмелгән якка – Мишә суы буена тезелеп утырган авылларга бармадым, машинаны шәһәргә таба борырга куштым. Зәңгәр-күксел урманнар, миңа рәнҗегәндәй, горизонтта күккә сеңеп тоташ буяуга әйләнделәр, әйтерсең алар миңа рәнҗиләр һәм «Әй син, туганкай, нигә безнең белән исәнләшмичә китеп барасың, бу дөньяда беребез дә мәңгелек түгел» дип, сагыш катыш каш җыералар иде…
Бу сәяхәтемдә мин, шулай итеп, хикәяне башлау өчен ачкыч тапмадым һәм, ахрысы, бу турыда яза алмам, дип, өметсезлеккә бирелдем.
Ләкин мин ул хикәянең исемен таптым, һич тә көтмәгәндә, һич тә уйламаганда. Хәер, бу турыда мин ахырдан әйтергә булдым. Чөнки минем хикәямдә сөйләнәчәк хәлләр – хикәянең төп максаты, ә инде аны язу әмәлләрен, язу газапларын сөйләү белән укучының вакытын алу минем тарафтан намуссызлык булыр иде; мин белеп торам, берәүләр мине озын кереш сүз өчен дә тиргәрләр, нәрсәгә безгә бу, вакыйга бир, диярләр. Укучыга аңа вакыйга бир, төп герой көрәшсен, җиңсен, ахырдан бүләк алсын, туй ясасын, лауреат булсын – менә укучы нинди хикәягә ияләнде…
Ә Мөхәммәтхан турындагы хикәядә – укучылар кашларын җыерырлар – бернинди вакыйга юк. Чын. Анда бер Мөхәммәтхан гына бар. Ул берни дә башкармады, бернинди һәлакәткә очрамады, бернинди батырлык эшләмәде, ул безнең барыбыз кебек укучы гына иде. Әйе, сугыш вакыты урта мәктәбенең унынчы классы малае иде…