Читать книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев - Страница 6
Хикәяләр
Ахири
ОглавлениеСез Яңа бистәнең Баһауны беләсезме? Белмәсәгез, күп нәрсә югалттым дип уйлагыз. Нәрсә, әллә сезнең кибетләрдән берәр әйбер эзләп тә таба алмый йөргәнегез юкмы? Булса – Күл урамда яшәүче Баһауны күрегез. Баһау белән танышу – теге, сез эзләгән әйберне табу дигән сүз. Танышкан вакытта Баһауның менә кай якларына игътибар итегез.
Аңа исеме белән дәшәсе түгел. Аның иң яраткан сү-зе – ахири. Үзеңнең дусларың турында әйткәндә – әшнә. Директор, управляющий, мөдир, начальник урынына – хуҗа. Акча дип әйттеңме – бетте диген. Аның гомуми исеме – корт. Унлык – бер акча, йөз сум – бер багана. Ике йөз дә егерме сум дип әйтәсе түгел, ике багана, ике казык. Әйберне саттым түгел, ә биеттем, йөз граммны да эчтем түгел, дөпәдем. Тәмәке – дохан. «Син мөселман, мин мөселман, әйдә ярар инде, чорт с ним» дип тә җибәрсәң, Баһау – синең мәңгелек дустың. Баһау элегрәк иске пристаньда ларёкта эшли иде. Пароход юк вакытта Баһау – күңелсез генә бер кеше. Ларёгындагы иске гәзитләрне укып, доханлап тик утыра. Гәзитне ул рәттән укый. Анда Англия королевасының туган көне дә, Гвинеядәге бер егетнең буар еланны үтереп тиресен салдыруы да, Франциядәге почта хезмәткәрләренең забастовкасы да Баһау тарафыннан бертигез кызыксыну белән укыла. Ләкин… ах! Пароход килеп җитте бит! Менә инде шунда Баһау бөтенләй үзгәрә. Ул салам эшләпәсен киеп куя, битенә ярты уч одеколон сибә, ларёк алдына куйган күн бүрекләрне, эш бияләйләрен щёткалый башлый. Кәрзин күтәреп җиләк сатарга килүче Ослан марҗаларын, Тәмте татарларын, чия сатарга килүче чуашларны Баһау ерактан чакырып ала:
– Агайне, нәкъ сиңа дип кенә калдырган бер бүрек бар!
– Сеңлем, әтиеңә менә бу эшләпәне алып җибәр, актыгы!
– Абзый кеше, артыш агачыннан ясалган бик һәйбәт трубка бар! Гомереңә рәхмәт әйтерсең!
Һәм, ни хикмәт, пароход халкы Баһауга чиратка тезелә. Тузанланып беткән, бәясе төшерелгән күн бүрек әле җиләгеннән бер тиен табыш тапмаган абзыйның башына инде менеп утыра, кырык җиденче елгы реформага кадәр үк промкомбинат эшләп чыгарган трубка инде чия сатарга килгән Бәчә агайның сары мыегы астында тирбәлә. Ә Баһауның күзләре елтырый, йөрәге дөп-дөп тибә, шатлыктан куллары калтырый. Ул ара да булмый, бер читтә кыюсызланып торган яшүсмер егетне чакырып ала да күз ачып йомганчы тегенең чәченә одеколон бөркә.
– Әйдә, син мөселман, мин мөселман, игелеген күр, менә бу синеке, – дип, аның башына салам эшләпәне киертеп тә куя.
Пристаньда Баһауның танышы чутсыз. Сыра сатучы хатын аның ларёгына графин белән салкын сыра китерә. Баһау аңа ишеккә кагарга ун метр лампа филтәсе бирә. «Бүтән бер җирдә дә юк, ахири итеп кенә бирәм», – ди. Галантереяда эшләүче Котдус узышлый гына аңа бер пар замша перчатка калдыра – Баһау аңа сигез килолы банка белән ак буяу тоттыра.
– Кортын иртәгә китерермен, күпме тора? – ди Котдус.
– Әйдә, күп сөйләшмә, син мөселман, мин мөселман, акча белән башма-баш, – дип елмая Баһау.
Халык таралганда, Баһауның ларёгында тычкан башын ярырлык бушлык була. Ул, инкассатор килгәнне көтеп, тагын күңелсез генә иске гәзитләрне укып утыра. Бу элегрәк шулай иде.
Заманнар үтте, Баһау сату иткән җирләрне Идел каплады. Яңа пристаньда яңа, якты кибетләр ачылды, затлы товарлар күбәйде. Ләкин Баһау пыяладан төргән бу якты кибетләрдә эшләргә кызыкмады. Хатыны аны үз янына заводка алдырды. Чир бетәр, гадәт калыр, диләр. Баһауда да нәкъ шулай булды. Баштарак, заводтан арып кайткан көннәрдә, ул төне буе төшендә сату итте. Еш кына:
– Сигез сум кырык биш тиен.
– Нәкъ җиде тәңкә, – дип сөйләнә иде.
Хатыны да, моны тыңлап, иртәгесен заводка барганда:
– Әй, дим, сигез сум кырык биш тиен нәрсә бәясе? –дип сорый.
Баһау, ике дә уйламыйча:
– Күн бүрек, – ди.
– Ә ике сум алтмыш тиенлеге нәрсә?
– Салам эшләпә, – ди Баһау һәм авыр итеп сулый. Бу вакытта ул иске пристань ягына таба моңланып карап та ала.
Заводта ул, дөрес, алдынгы эшчеләрдән санала. Шулай да фикере белән чын эшче булып бетә алмый Баһау. Иптәшләре, эштән кайтышлый, стадионга билет алырга чиратка басалар. Баһау исә, «монда минем бер әшнә бар» дип, билетны арттан гына ала да чыга. Кеше, гастрономга кереп, бернинди чиратсыз шикәр үлчәтеп ала – Баһау алай итми. Ул, бер кило шикәр алыр өчен, берәр таныш кибетчесе очраганчы шәһәр буенча йөри. Очратса:
– Кая, ахири, юньлерәген үлчәп бир әле, – дип, йомарланып беткән берлекне кассага түләми, кешегә күрсәтмичә генә, әшнәнең кулына төртә. Тиен-миенне кайтарып алмый.
Хатыны шимбә көн кер сабыны, тоз, шырпы күтәреп кайтса, Баһауның кәефе кырыла.
– Ник үземә генә әйтмәдең, Суконныйда минем бер әшнә эшли, шуннан үзем юньлерәген алыр идем, – ди.
Күптән түгел генә Баһауны үзем дә очраттым.
– Бер табак яхшы пыяла кирәк иде, чава-то таныш малай килмәгән эшкә, – дип, хуҗалык товарлары кибетендә пыялалар өеме янында тора иде.
Әнә шундый инде ул Баһау.
1967