Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 44
Гомер узу
ОглавлениеГомер узу… гади картаюмы,
Яшь чакларны сөйләп моңлану.
Искә алып кайбер мизгелләрен,
Бер ялгызың гына… елмаю.
Кабатланмас булу үткәннәрең,
Синең өчен түгел яңалык…
Күмер җылысында яшәгәндәй,
Учаклар юк… кабат ягарлык.
Өлгемәдем, диеп уйланулар,
Акланулар гына шикелле.
Вакытлары күпме… артта калды,
Нинди озын юллар үтелде.
Офтанулар, үкенүләр түгел…
Бары алар …эчке уйларың.
Язмыш сиңа тиеш булганнарын,
Юлларыңа чыгарып куйганын.
Күрә алдыңмы икән барысында,
Синең өчен язмыш биргәнен.
Аңлый алып, нинди асыл белән,
Кешеләрнең җиргә килгәнен…
Кунакмы без… әллә була алмадык,
Әллә булдык артык hавалы…
Саваплары – дарулары булган,
Ала алдыкмы җирдә дәваны?