Читать книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 43

Хушлашу

Оглавление

Әллә киттең, әллә кайтып киттең,

Моңнар булып безнең яннардан…

Шигырләрең калды тамып-тамып,

Ядъкәр булып синең җаннардан.


Эчкерсезлек кемдә булыр инде,

Синдә булган кебек ачык йөз…

Онытылмый сакланырлар әле,

Шигырьләрдә калган моңлы сүз.


Күңелеңне салдың ул юлларга,

Укыганнар күрми калмаслар…

Синең язган бәдрә талларыңда,

…Сине сагындыра алмаслар…


Син китәсең шигырьләрең әле,

Хисләреңне искә тәшерер…

Яратуны, сагынуны саклап,

Безнең күңелләргә күчерер…


Хуш бәхил бул… Изгелекләреңә,

Сиңа бездән барсын догалар.

Ихласлыкта булган бар теләкләр,

Язылганча… кабул булалар.


Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи

Подняться наверх